Башкортстанда "Башнефть" оешмаларында эшләүчеләрдән "социаль һәм мадди тәэмин итү, эшне оештыруны нәтиҗәле итү, һөнәри үсеш мөмкинлекләре" турында сораштыру уздыра башлаганнар. Аноним сораштыруда көтелмәгән сораулар да булган. Эш шартлары турындагы башка сораулар белән беррәттән анкета авторлары эшченең сайлауга бару-бармавы, Путинга мөнәсәбәте белән дә кызыксынган. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.
Нефть заводларында эшләүчеләргә "2024 елның мартында Русия президентын сайлау узачак. Сезнең булачак сайлауларга фикерегез нинди?" дигән сорау бирелгән. Ике төрле җавап тәкъдим ителгән: "Бу – мөһим вакыйга, ул илдәге кешеләрнең тормышына йогынты ясарга мөмкин" һәм "Президент сайлау кешеләрнең тормышында берни дә үзгәртми".
Эшчеләрдән Русия президенты Владимир Путинга мөнәсәбәтләрен дә сораганнар. Әгәр Путин 2024 елда сайлауларда катнашмаса, нәрсә хис итәчәксез дип кызыксынганнар, дип яза басма. Сайлап алу өчен берничә төрле җавап тәкъдим ителгән, шулар арасыннан икесен сайлап алырга мөмкин: "Шатлык", "Өмет", "Җиңеллек", "Гаҗәпләнү", "Битарафлык", "Күңел кайту", "Үкенеч", "Шөбһә".
Завод эшчеләренең берсе "Аспекты"га әйтүенчә, җитәкчелек бу сораштыруны ничә кеше узуы турында көн саен хисап биреп бара.
- Быел гыйнварда медиалар Кремльдә Русия президентын сайлауга әзерлек башланган, дип хәбәр иткән иде
- Президент идарәсендәге түрәләр, сугышка карамастан, сайлау билгеләнгән вакытта - 2024 елның мартында - узачак һәм анда Владимир Путин катнашачак, дип эш итә диелә.
- "Вёрстка" басмасы да Кремль 2024 елгы президент сайлауларына әзерлекнең яңа фазасына күчте дип язды. Аерым алганда, Русия төбәкләренә сайлау кампаниясенә әзерләнә башларга кушылган диелә. Төбәк җитәкчеләренә иң мөһим социаль проблемнар исемлекләрен төзергә, шулай ук "социаль челтәрләрдәге кәефләрне бәяләргә һәм аларны яхшырту чараларын күрергә" тәкъдим ителгән.
- Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум