Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Русия төбәкләренә кораллы "махсуслашкан ширкәтләр" төзергә рөхсәт итте


Чечняның "Әхмәт" батальоны Мариупольдә. 2022 елның апреле
Чечняның "Әхмәт" батальоны Мариупольдә. 2022 елның апреле

Алар "Русиянең дәүләт чикләрен якларга булышачак". "Агентство" искәртүенчә, мондый оешмаларны мөгаен "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте  чыгарган фетнәдән соң да төзергә булганнардыр. Ул чакта төбәкләрнең мондый фетнәләр булганда үзләрен якларга бик сәләтле булмавы күренде.

25 июльдә Дума Русия төбәкләре башлыкларына хосусый хәрби ширкәтләргә охшаш махсуслашкан дәүләт унитар оешмалары төзергә рөхсәт итте. Бу оешмаларда эшләүчеләр утлы корал белән коралланачак.

Әлеге төзәтмәне корал әйләнеше турындагы канунга керткәннәр, ул сишәмбе көнне каралган, аерым алганда гаскәргә чакырылуның яшь чиген 30 яшь итеп билгеләүче һәм хәрби комиссариатларга килмәгән өчен штрафларны арттыручы канун өлгесенә кертелгән булган.

Документта әйтелгәнчә, "махсуслашкан оешмалар" эчке эшләр министрлыгына, ФСБга һәм Русия саклану министрлыгына дәүләт чикләрен яклаганда, канунсыз кораллы төркемнәр белән көрәшкәндә һәм башка илләрнең диверсия-күзләү төркемнәре белән көрәштә ярдәм итәчәк.

Мондый оешмалар төзү турындагы карарны Русия президенты кабул итәчәк, аларны мобилизация вакытында, сугыш хәле кертелгәндә яки сугыш барганда оештыра алачаклар. Сүз уңаеннан, Путинның былтыр 21 сентябрьдә имзалаган "өлешчә" мобилизация турындагы фәрманы әле дә гамәлдән чыгарылмады.

Махсуслашкан дәүләт ширкәтләрендә эшләүчеләргә аерым очракларда физик көч һәм корал кулланырга рөхсәт ителәчәк, шулай ук алар пилотсыз очкычларны юк итә алачак, дип яза "Агентство".

Элегрәк, Белгород өлкәсенә Украина ягында сугышучы русияләрдән торган "Урыс ихтыяри корпусы" рейдлар ясаган иде, шуннан соң өлкә губернаторы Вячеслав Гладков шушындыйрак чаралар кабул итүне сорады. Гладков терроборона сугышчыларына кораллар таратырга вәгъдә итте, әмма гамәлдәге кануннар мондый мөмкинлек бирми иде.

"Агентство" искәртүенчә, мондый оешмаларны мөгаен"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте чыгарган фетнәдән соң да төзергә булганнардыр. Ул чакта төбәкләрнең мондый фетнәләр булганда үзләрен якларга бик сәләтле булмавы күренде.

  • Украинага бәреп керүеннән соң, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрдән "ихтыяри" батальоннар төзелә башлады. Кагыйдә буларак аларны төбәк бюджетындагы акчаларга оештырдылар һәм тәэмин иттеләр. Шулай да сүз терроборона турында бармады, батальоннардагы хәрбиләр турыдан-туры сугышка җибәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG