Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда газүткәргечтә диверсия эше белән бәйле мәхкәмә утырышына килгән кимендә 13 кеше тоткарланган


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Мәхкәмә утырышында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының элекке урынбасары Нариман Джелял һәм бертуган Асан белән Азиз Ахтемовларның шикаяте караласы иде.  Бу утырышка журналистларны да, хөкем ителүчеләрнең туганнарын да кертмәгәннәр. Керә алмаучылар моны шикаять иткән һәм аларны тоткарлаганнар.

Акъярда аннексияләнгән Кырымның Югары мәхкәмсе бинасы янында кимендә 13 кеше тоткарланган, алар газүткәргечтә диверсия эше белән бәйле утырышка килгән булган. Бу хакта "Грати" басмасы хәбәр итә.

Тоткарланучылар арасында кимендә ике журналист: "Грат" хәбәрчесе Лутфие Зудиева һәм "Грани" хәбәрчесе Куламет Ибраһимов бар диелә.

Мәхкәмә утырышында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының элекке урынбасары Нариман Джелял һәм бертуган Асан белән Азиз Ахтемовларның шикаяте караласы иде. Бу утырышка журналистларны да, хөкем ителүчеләрнең туганнарын да кертмәгәннәр. Керә алмаучылар моны шикаять иткән, шуннан соң аларны тоткарлаганнар диелә. Тоткарланучыларны Железнодорожный рыйонындагы полиция бүлекчәсенә алып китүләре әйтелә.

  • 2021 елның сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.
  • ФСБ фаразына күрә, Украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.
  • Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония бирелде. Асан Ахтемовны – 15 елга, Азиз Ахтемовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG