30 июльдә Питрәчтә “Скорлупино” фестивале, ягъни Йомырка бәйрәме узды. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Сабитов алдан ук быелгы чараның ватанпарвәрлек темасына багышланачагын вәгъдә иткән иде.
— Тенденцияләр үзгәрә, элек бәйрәм яшьләр Сабан туе форматында узса, быел без моннан читкә китәбез, хәзер ул — патриотик чара. Хәзерге заманда бу мөһимрәк, — дигән иде Сабитов.
Бәйрәм ачылышында булган театральләштерелгән тамашада "явыз көчләр"не халыклар дуслыгы, бердәмлек белән генә җиңеп булачагы турында сөйләнде.
Сюжет буенча, бер гаиләдә игезәк малай белән кыз туа. Малай урыс авылында тәрбияләнә, ә кыз татар авылында үсә. Еллар уза, җиргә явыз көчләр һөҗүм итәргә җыена. Ир булып җиткән егет татар авылындагы кыз кардәшен эзләп таба һәм явыз көчләргә каршы бергә көрәшергә ярдәм итүен сорый. Тылсымлы су да эчеп куйгач, ул кызның татар телен дә аңлый башлый. Явыз көчләрне җиңү өчен, алты төрле халыкның музыка уен коралларын табарга һәм дуслык көен уйнарга кирәк икән. Татар авылында милли уен коралы итеп — гармун, удмуртта — шөлдерле барабан, башкортта — курай, беларуста — скрипка, керәшен татарында — думбра, урыста гөслә алалар. Шуларда уйнап, явыз көчне җиңәләр. “Без — бердәм халык, без шуның белән көчле. Дәүләтнең көче — аның халкы бердәмлегендә”, дигән нәтиҗә яңгырый. Беларуслар Питрәч районына каян килеп чыккан дип кызыксынгач, оештыручылар беларус кунаклары килүен, бу биюнең алар өчен эшләнүен аңлатты.
Ачылышта район башлыгы Илһам Кашапов Украинада Русия ягыннан сугышучыларның туганнарына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Халыклар бердәмлеге темасы Йомырка бәйрәмендә кунаклар күңелен күреп йөрүче ансамбль әгъзаләренең төрле милли киемнәрдән йөрүендә дә күренде. Төрле ансамбльләрнең чыгышларыннан тыш, биредә таба тотып йөгерү, ераклыкка авыр таш ату кебек бәйгеләр, иҗади остаханәләр, балалар өчен анимацион тамаша үткәрелде. Һөнәрчеләрдән ярминкә эшләде.