Русия куәт оешмалары вәкилләре аннексияләнгән Кырымның Курман (Красногвардейски) районындагы Бүюк Онлар (Октябрьское) бистәсендә сивил журналист Куламет Ибраимовның гаиләсе яши торган йортны тентегән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.
Кичә, 1 августта биш көн сак астында утырганнан соң, Ибраимов махсус тоту урыныннан (спецприемник) чыкты. Журналист әнисенең йортында теркәлгән, әмма өйләнгәннән соң башка урында яши диелә. Тентү узган чакта да ул башка җирдә булган.
Журналист әйтүенчә, бүген иртә таңнан әти-әнисе яши торган йортка 10 кеше бәреп кергән. Алар бөтенесе битлек кигән, корал тоткан булган. Тентү турындагы карарны укып чыкканнар, әмма Ибраимовның туганнарына бернинди кәгазь калдырмаганнар.
Куәт оешмалары вәкилләре журналистның бертуган энеләренең һәм әнисе Нефизе Ибраимованың телефоннарын тартып алган. "Әни бик курыккан, әле дә тынычлана алмый", дип сөйли журналист. Тентү бер сәгать тирәсе барган, бу вакыт эчендә аларның йортын тулысынча карап чыкканнар диелә.
"Машиналарны, сарайларны һәм өйне тулысынча карап чыкканнар, бөтен документларны тикшергәннәр. "101 дога" дигән китапны күреп, нәрсә бу дип сораганнар, минем кайда булуымны төпченгәннәр. Туганнарым мине фатир яллап тора, монда яшәми дип аңлаткан. Куәт оешмалары вәкилләре минем хакта "әгәр эшчәнлеген дәвам итсә, начар тәмамланачак", "аны акылга утыртырга кирәк", дигән”, дип сөйли ул.
- 27 июльдә Акъярда аннексияләнгән Кырымның Югары мәхкәмсе бинасы янында кырымтатарларны тоткарладылар. Алар Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының элекке урынбасары Нариман Джелял һәм бертуган Асан белән Азиз Ахтемовларның мәхкәмә утырышына килгән иде. Тоткарланучылар арасында кимендә ике журналист: "Грат" хәбәрчесе Лутфие Зудиева һәм "Грани" хәбәрчесе Куламет Ибраһимов бар диелде.
- Крым.Реалии язуынча, 14 тоткарланучының бишесенә административ беркетмәләр төзелгән. Ибраимов исә – сак астына алынган бердәнбер кеше булган. Калганнарга мәхкәмә 12-15 мең сумлык штрафлар салган.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум