Русиядәге президент сайлаулары – "демократия үк түгел", ә мөгаен "кыйбатка төшүче бюрократия". Киләсе елда Русия президенты Владимир Путин 90 проценттан артык тавыш җыеп, яңа мөддәткә сайланачак.
The New York Times язуынча, бу фикерне басма белән әңгәмәсендә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков әйткән.
Бу язмага күп кенә медиалар игътибар иткәннән соң, Песков үзе әйткән сүзләрен дөрес итеп язмаганнар дип белдерде.
Америка басмасында "Путинның мәңгелек сугышы" дигән зур язма чыккан. Аның авторлары Украинадагы сугыш кайчан бетәргә мөмкин, Русия җәмгыяте сугыштан арырга мөмкинме, Путин тынычлык эзли башлармы, дигән сорауларга җавап бирергә тырыша.
Кремльдә Путин хакимиятенә берни янамый дип шуның өчен дә саныйлар, чөнки сайлау процессын Кремль үзе контрольдә тота, дигән Песков New York Times-ка.
Басма ышандыруынча, ул Украинада сугыш төгәлләнү ихтималы турындагы сорауларга да җавап биргән. Песков әйтүенчә, хәзерге вакытта тынычлык килешүе имзалау өчен нигез юк һәм "махсус хәрби операция" "якын киләчәктә" дәвам итәчәк.
Русия Украинаның күбрәк җирләрен яулап алырга телиме, дигән сорауга Кремль вәкиле: "Юк. Без бары тик Конституциябездә безнеке дип язылган барлык җирләрне генә контрольдә тотарга телибез", дигән.
Сүз 2014 елда аннексияләнгән Кырымнан тыш, тагын дүрт өлкә – Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләре турында бара. Русия аларны аннексияләвен 2022 елда җиткергән иде.
Шул ук вакытта аларның берсе генә дә тулысынча Русия гаскәре контролендә түгел.
"Подъем" басмасына әңгәмәсендә Песков үзенең сүзләрен The New York Times журналисты "ялгыш" җиткерде дип әйткән.
Янәсе, Песков саулаулар турында болай дигән булган: “Әгәр Путин сайлауга намзәтен тәкъдим итсә, аның зур өстенлек белән яңадан сайланып куелачагына бернинди шик юк дип, хәзердән үк ышанып әйтеп була. Әмма сайлаулар – демократия, президент үзе Юлламасында бу хакта әйткән иде. Икенче яктан, аңа зур акчалар кирәк. Путинның зур өстенлек белән яңадан сайланачагы алдан ук билгеле".
- Ил конституциясенә ярашлы, Русия – демократик ил, сайлаулар тигез булырга тиеш, ә хакимият чыганагы – ул халык.
- Русия түрәләре Көнбатыш илләрендәге демократияне еш тәнкыйтьләсә дә, рәсми чыгышларында Русия турында демократик ил, аның лидерлары сайлауларда билгеләнә, дип сөйләүләрен дәвам итә. Шул исәптән Путин да.
- Әлегә Русиядә президент сайлауларында бер генә намзәт тә, шул исәптән Путин да 90 проценттан артык тавыш җыймады. Сайлауларда канун бозулар һәм хәрәмләшүләр булуыга күпсанлы дәлилләр китерелсә дә, Русиядә сайлауларда мондый нәтиҗәләр җыю бик сирәк күренеш һәм ул берничә төбәктә генә күзәтелә, мәсәлән Чечняда.
- Путин 2024 елда бишенче мөддәткә сайлану өчен үзенең намзәтен әлегә тәкъдим итмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма .
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум