Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 9 май алдыннан Җиңү байрагы элмәгән өчен штрафлар кертмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елдан башлап түрәләр 9 май алдыннан хакимият оешмалары биналарына  Җиңү байрагы да эләргә тиеш. Бу байрак булмаса 25 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим ителә. Корылтайда әлеге канун өлгесе “тарихи хәтерне сакларга һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булышачак”, дип саныйлар.

Башкортстанда Административ хокук бозулар кодексына Җиңү байрагын куллану турындагы канунны бозу белән бәйле штрафлар кертмәкчеләр. Бу хакта республика Корылтае матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

2023 елдан башлап түрәләр 9 май алдыннан хакимият оешмалары биналарына Җиңү байрагы да эләргә тиеш. Бу байрак булмаса 25 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим ителә.

Корылтайда әлеге канун өлгесе “тарихи хәтерне сакларга һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булышачак”, дип саныйлар.

Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Башкортстан да моннан читтә калмады. Әйтик март ахырында Башкортстан прокуратурасы Корылтайга республикада патриотик тәрбия бирү турында канун өлгесе керткән иде.

Бөтен яшьтәге кешеләргә дә патриотик тәрбия бирү күз уңында тотыла, әмма беренче чиратта балалар һәм яшьләр белән шөгыльләнмәкчеләр.

  • Соңгы вакытта Русиядә Икенче дөнья сугышында кулланылган “Җиңү безнеке булачак”, “Дошман тар-мар ителәчәк” кебек шигарьләрне дә еш куллана башладылар.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле мәктәпләрдә дә патриотизм темалары аеруча зур игътибар бирелә башлады, сугышны хуплап аңлатучы "методичкалар" барлыкка килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG