Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае патриотик тәрбия бирүне канунлаштырмакчы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан Корылтае аны 29 марттагы утырышта карарга ниятли. Республика прокуроры Игорь Пантюшин әйтүенчә, хәзерге вакытта федераль һәм республика кануннарында ватанпәрвәрлек формалаштыру мәсьәләсе юк, бу исә әлеге юнәлештә эшчәнлек алып баруның нәтиҗәлелеген киметә.

Башкортстан прокуратурасы республикада патриотик тәрбия бирү турында канун өлгесе керткән. Башкортстан Корылтае аны 29 марттагы утырышта карарга ниятли. Документ парламентның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты тарафыннан киңәш ителгән һәм беренче укылышта кабул ителүгә әзер. Бу хакта Дәүләт җыенының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Канун өлгесенә ярашлы, патриотик тәрбия бирү эшчәнлеген алып бару - кешеләрдә патриотик үзаң, ватанга тугрылык хисе, ватанны саклау өчен "бурычыңны үтәргә әзер булу" тойгысы формалаштыруны күз уңында тота.

Русия һәм Башкортстан Конституцияләренә ихтирам уяту, Русия кораллы көчләрендә һәм хәрби бүлекчәләрендә, саклану оешмаларында, тәртип саклау оешмаларында хезмәт итүнең абруен ныгыту– төп бурычлар булып тора диелә.

Документка ярашлы, медиа да ватанпәрвәрлек юнәлешендә эшләвен арттырырга тиеш, шулай ук ихтыяриларны, эзләү отрядларын, кадет хәрәкәтләренең үсешен хуплаячаклар.

Бөтен яшьтәге кешеләргә дә патриотик тәрбия бирү күз уңында тотыла, әмма беренче чиратта балалар һәм яшьләр белән шөгыльләнмәкчеләр.

Моның белән бәйле чаралар республика һәм җирле бюджетлардан, башка чыганаклардан финансланачак дип ниятлиләр.

Башкортстан прокуроры Игорь Пантюшин әйтүенчә, хәзерге вакытта федераль һәм республика кануннарында ватанпәрвәрлек формалаштыру мәсьәләсе юк, бу исә әлеге юнәлештә эшчәнлек алып баруның нәтиҗәлелеген киметә.

Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.

Хәтта Русиядә бүген башланган язгы каникуллар вакытында да, кайбер мәктәпләрдә балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе уздырачаклар. Удмуртиядән "Сирена"га бер мәктәп укучысы әйтүенчә, аларга 27 март, дүшәмбе көнне мәктәпкә шул дәрескә килергә кушылган. "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" сайтыннан күренгәнчә, укучыларга Театр көненә режиссер Константин Станиславский турында сөйләячәкләр.

Республика мәктәпләрендә төрле милләт балаларына патриотизмны урыс милләтчелеге аша сеңдерәргә тырышу да сизелә. Мисал өчен Казанның 186нчы мәктәбендә балаларга "Мин - урыс" дигән җыр җырлату республикада шау-шу тудырды.

"Патриот булса, кеше мин - урыс дип әйтергә тиешме? Ачуым кабарды моны күреп. Балама шулай дип өйрәткәннәрме, юкмы - белешәчәкмен. Мин дә, ирем дә татар, балабыз да татар, шулай дип өйрәтәбез дә. Ә мәктәптә әнә нинди җырлар башкарырга кушыла икән. Аннары нинди сүз инде ул: кулларыгызны күккә чөегез, НАТОга. Бу тагын нинди күренеш? Казан мәктәбенә НАТОның нинди катышы бар?", диде Азатлыкка баласын шул мәктәптә укыткан бер ана.

  • Физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин фикеренчә, патриотлык юнәлешендәге эшләр алып барылуга күрә, яңа хәрәкәтнең максат-бурычлары хакимиятне яратырга өйрәтү булачак. Тик ул аны озын гомерле булмас дип фаразлый.
  • Инженер Азат Сәйфетдин исә бу уңайдан "Совет берлеген җимерелүдән бер партия хөкүмәте, комсомол һәм балаларның пионер оешмасы коткара алмагач, хәзер дә "патриотизм вертикален" торгызу бушка гына булачак. Бюджетка да зыян киләчәк – меңнәрчә кеше берәр файдалы эш урынына буш сүз сөйләп, шуңа акча алып ятачаклар", дип фикер белдергән иде.
  • Күптән түгел Русия мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының киемнәренә патриотик түштамгалар тактыру фикерен хуплады. Бу фикерне Русия думасы депутаты Яна Латратова тәкъдим иткән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG