Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендә балаларны "Мин — урыс!" дип кычкырырга мәҗбүр иткәннәр. Ата-аналары ни уйлый


14 мартта DOXA басмасы Казан мәктәпләренең берсендә төшерелгән видео чыгарды. Әлеге видеода балаларны "Я — русский!" дип кычкырып бер кулын өскә күтәрергә мәҗбүр итәләр. Азатлык бу видеоның 186нчы лицейда төшерелгәнен ачыклады һәм бу лицейда балалары укыган ата-аналар белән сөйләште.

23 февраль уңаеннан үткәрелгән мәктәп чарасында лицейның актлар залында җыелган укучылар җырчы Шаманның "Я — русский" җырын тыңлый. Алар алдында чыгыш ясаучы ханым балаларга кулларын өскә күтәрергә куша.

"Я — русский!" дигән җыр бар. Кулны өскә күтәрәбез. Милләтегез турында сүз бармый. Сүз Русия Федерациясе ватандашлыгы турында бара. Сез барыгыз да Русия ватандашлары дип өметләнәм. Нәрсә, урыс түгелме әллә сез? Мин аңлыйм, кемдер урыс түгелдер дә, ләкин ватандашмы соң? Әллә юкмы? Юкмы? Алайса сезгә чит илгә күченеп китәргә кирәк" дип сөйли агитатор ханым Шаманның "Я — русский" җыры яңгыраган вакытта.

Видеоны 14 мартта DOXA басмасы чыгарды. DOXA журналистлары язганча, видео 23 февраль уңаеннан үткәрелгән чарада Казан мәктәпләренең берсендә төшерелгән. Азатлык әлеге видеоның 186нчы лицейның актлар залында төшерелгәнен ачыклады. Лицей мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары әлеге видеоның шушы мәктәптә төшерелүен раслады, ләкин сөйләүче хатын-кызның кем икәнен әйтмәде.

Казан мәктәбендә балаларны "Мин – урыс!" дип кул чөяргә мәҗбүр иткәннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Шунысы билгеле: бу лицейда 2631 бала укый, шуларның 14е — чит ил ватандашлары.

Азатлык 186нчы мәктәптә балалары белем алган ата-аналар белән дә элемтәгә керде. Аларның күбесе интернетта таралган видеоны күргән булса да, бу хәл аларның балалары укыган мәктәптә булганын белмәгән. Күбесе комментар бирүдән баш тартты. Сөйләшергә куркабыз дип аңлаттылар. Кем сөйләгәнен белсәләр, баладан да, ата-анасыннан да үч алырга мөмкиннәр, ди алар.

Шулай да берничә ана исемен атамау шарты белән фикерләрен белдерергә ризалашты.

Безнең белән аралашкан беренче ана мәктәптә сәяси, хәрби темага басым ясалу күзәтелми иде, әмма бу видеода өлкәннәрнең артыгы белән кылануын күреп шаккаттым ди ул.

— Мин бу видеоны күргәч, бер шаккаттым. Әле сездән балам укыган мәктәп икәнен белгәч, каз тәннәрем чыкты. Дөрес хәл түгел бу. Видеодагы балалар арасында минем балам булганын белсәм, нишләр идем – белмим, — ди беренче ана. — Без аны татар, дини мохиттә тәрбияләргә тырышабыз. Татар икәнен белеп үссен дибез, күпләр шулай. Ә монда шул балаларга "Я – русский" дип әйттерәләр. Әле басым ясыйлар. Күренеп тора, кулларын күтәрәсе дә килмәгән балалар да бар. Өлкән кеше, укытучы ни куша, бала шуны эшли. Буйсындыралар. Куркып та кала ала бит бала. Бөтенесе кулларын күтәргәндә бер бала калса, аны чукый алалар.

Балалар алында чыгыш ясаган ханым
Балалар алында чыгыш ясаган ханым

Бу хатынны танымыйм, кем икәнен дә әйтә алмыйм. Мин мәктәптә артык хәрби тәрбияне сизмим. Укытучылар ул кадәр басым ясамый дип беләм. Ә менә укыту системында гел урыс милләте, праваслав диненә игътибар ителә. "Тирә-як мохит" дәреслегендә, мәсәлән, гел урыс, гел праваслав дине турында языла, рәсемнәр дә шундый ук. Баламда гел бер сорау: ә нигә татар рәсеме юк, мәчет рәсеме бармы?

Татарстанда төрле милләт, төрле дин кешеләре яши, дуслык, уртаклык гел сакланып килә иде. Татар балаларыннан "Я – русский" дип җырлату, шуның белән тәрбияләү башка сыймый. Әле НАТО сүзләрен кулланып сәясиләштерәләр. Артыгын кыйланып ташлаганнар.

Бу чарада проблем күрмәүчеләр дә бар, мондый җырларны җырлаганнан гына бала милләттеннән ваз кичә алмый, дигән фикердә икенче ана.

— Мин бу җыр башкарудан әллә ни зур проблем күрмим. Бу татар лицее түгел, анда бөтен уку-укыту урысча, тәрбия дә урысча. Минем балам татар, аны татар итеп тәрбияләргә тырышабыз. Бу балаларның ата-аналары урынына үземне куеп карарга тырышам, минем хис нинди булыр икән – белмим. Әмма "Я – русский" дип җырлаганнан бала урыс булып китми. Минем балама йогынты ясамас иде кебек, — дип үзенең фикерен җиткерә икенче ана. — Әмма ник менә бу җыр сайланган, максаты нидә? Нинди чарага әзерләнәгәннәре дә аңлашылмый. Без дә үскәндә төрлесен җырлап йөрдек, әмма аңа карап милләтне алмаштырмадык. Дөрес, бәлки, башкачарак җырларны өйрәтсәләр, "Я – русский" дип өздереп әйтмәгәне сайланса, хәерлерәк булыр иде. Бу бер өзек кенә, аңа карап кешене гаепләү дөрес түгел.

Азатлык белән аралашкан өченче ана ни өчен патриотизмны балаларга урыс милләтчелеге аша сеңдерәләр дип гаҗәпләнә. Ул да бу видеоны күрмәгән булган.

— Казанда мондый хәлне беренче күрүем. Балалар белән акылсыз кешеләр идарә итә. Милләт белән милләтпәрвәрлек төшенчәсен аерыла белмиләр. Патриотизм хисен тәрбияләргә телиләр икән, ник аны "Мин - урыс" дигән җыр аша сеңдерергә!? Әле чукып, басым ясап, төрттереп... Патриот булса, кеше мин - урыс дип әйтергә тиешме? Ачуым кабарды моны күреп. Балама шулай дип өйрәткәннәрме, юкмы - белешәчәкмен. Мин дә, ирем дә татар, балабыз да татар, шулай дип өйрәтәбез дә. Ә мәктәптә әнә нинди җырлар башкарырга кушыла икән. Аннары нинди сүз инде ул: кулларыгызны күккә чөегез, НАТОга. Бу тагын нинди күренеш? Казан мәктәбенә НАТОның нинди катышы бар? Патриотизмны сәясиләштерү тамырдан дөрес түгел. Баладагы милләтпәрвәрлек туган шәһәрне, әти-әнисе, әби-бабасы туган җирлерне, табигатьне, күршеңне ярату һәм ихтирам итүгә корылсын иде ул. Мәктәптә сәясәт темасы гомумән урынсыз, — диде ул.

Дәүләт Шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин әлеге вакыйга уңаеннан Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән. "Сез моңа реакция күрсәтергә тиеш. Ни өчен булган бу? Безнең күпмилләтле дәүләттә патриотизм рухына туры киләме бу? Шуны ачыкларга кирәк" дигән Төхвәтуллин.

Бу видео уңаеннан "Татарстан ата-аналары" төркеме Татарстан мәгариф һәм фән министрына хат әзерли. Әлеге төркем лидерларының берсе Илсия Әхмәтгалиева Азатлыкка сөйләвенчә, төрле милләт вәкилләре яшәгән илдә мондый күренешләр булырга тиеш түгел. Хатка дистәдән артык кул куелган, имзалар җыю дәвам итә.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, мәктәпләрдә һәр атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.
  • 1 февральдә Татарстанда яңа хәрәкәтнең беренче бүлекчәсе ачылды, ул Яшел Үзәндәге Ломоносов исемендәге 18нче лицейда урнашты.
  • Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин фикеренчә, патриотлык юнәлешендәге эшләр алып барылуга күрә, яңа хәрәкәтнең максат-бурычлары хакимиятне яратырга өйрәтү булачак. Тик ул аны озын гомерле булмас дип фаразлый.
  • Инженер Азат Сәйфетдин бу уңайдан "Совет берлеген җимерелүдән бер партия хөкүмәте, комсомол һәм балаларның пионер оешмасы коткара алмагач, хәзер дә "патриотизм вертикален" торгызу бушка гына булачак. Бюджетка да зыян киләчәк – меңнәрчә кеше берәр файдалы эш урынына буш сүз сөйләп, шуңа акча алып ятачак", дип фикер белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG