Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия укучыларына патриотик түштамгалар тагуны мәҗбүри итәргә мөмкиннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу фикерне Русия думасы депутаты Яна Латратова тәкъдим иткән булган. Ул Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать иткән һәм укучыларның  мәктәп формаларына патриотик тамгалар кертү мөмкинлеген карауны сораган.

Русия мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының киемнәренә патриотик түштамгалар тактыру фикерен хуплаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Бу фикерне Русия думасы депутаты Яна Латратова тәкъдим иткән булган. Ул Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать иткән һәм укучыларның мәктәп формаларына патриотик тамгалар кертү мөмкинлеген карауны сораган.

Мәгариф министрлыгының җавабында әйтелгәнчә, хәзер белем бирү оешмалары укучыларның киемнәренә нинди түштамгалар тагылачагын үзләре билгели алачак.

Быел март башында Русия мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеев илдәге бөтен мәктәпләрдә укучыларның тышкы кыяфәтенә бер үк таләпләр кертергә, бердәм мәктәп формасы кидерергә тәкъдим иткән иде.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Былтыр 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр. 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.
  • 1 февральдә Татарстанда яңа "пионерия"нең беренче бүлекчәсе ачылды, ул Яшел Үзәндәге Ломоносов исемендәге 18нче лицейда урнашты.
  • Физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин фикеренчә, патриотлык юнәлешендәге эшләр алып барылуга күрә, яңа хәрәкәтнең максат-бурычлары хакимиятне яратырга өйрәтү булачак. Тик ул аны озын гомерле булмас дип фаразлый.
  • Инженер Азат Сәйфетдин исә бу уңайдан "Совет берлеген җимерелүдән бер партия хөкүмәте, комсомол һәм балаларның пионер оешмасы коткара алмагач, хәзер дә "патриотизм вертикален" торгызу бушка гына булачак. Бюджетка да зыян киләчәк – меңнәрчә кеше берәр файдалы эш урынына буш сүз сөйләп, шуңа акча алып ятачаклар", дип фикер белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG