Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан активисты Альберт Рәхмәтуллинны Радий Хәбировның "Вконтакте" сәхифәсендә кара исемлеккә тыкканнар


Альберт Рәхмәтуллин
Альберт Рәхмәтуллин

“Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мине югары уку йортларындагы бюджет урыннары турында биргән зыянсыз соравым өчен банга тыкты. Республика җитәкчесенең шундый куркак гамәле  - аның гранат тоткан дезертир белән очрашудан да курыкмаучы кыю һәм батыр кеше дигән абруен бик боза, дип саныйм”, ди ул.

Башкортстан активисты Альберт Рәхмәтуллинны Радий Хәбировның “Вконтакте” сәхифәсендә кара исемлеккә тыкканнар. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте. Сүзләрен дәлилләү өчен экран фотосын да чыгарган, анда “Радий (Хәбиров) сезгә үз сәхифәсенә керүне чикләде”, дип язылган.

“Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мине югары уку йортларындагы бюджет урыннары турында биргән зыянсыз соравым өчен банга тыкты. Республика җитәкчесенең шундый куркак гамәле - аның гранат тоткан дезертир белән очрашудан да курыкмаучы кыю һәм батыр кеше дигән абруен бик боза, дип саныйм”, дигән ул.

“Аспекты”га әйтүенчә, Рәхмәтуллин Хәбировка “Югары уку йортларындагы бюджет урыннары ни өчен ташлама белән укырга керүчеләргә һәм оешмалар җибәргән абитуриентларга гына бирелде?”, дип язган булган.

  • Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия бу һөҗүмдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, балаларына өстенлекләр тудырып тора. Яңа уку елы алдыннан аеруча мәгариф өлкәсендә төрле тәкъдимнәр еш яңгырый башлады. Бу эштән Татарстан белән Башкортстан да калышмый.
  • Мәсәлән бу уку елына Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан югары уку йортларына 21 меңнән артык бюджет урыны бүлеп биргән. Шуның 10 проценты яки 2,1 мең урын аерым квота белән Русия каһарманнарының һәм Украинадагы сугышта катнашучыларның балалары өчен билгеләнгән.
  • Күптән түгел Русия мәгариф һәм фән министрлыгының Украинадагы сугышта катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә 10 балл бирергә киңәш итүе билгеле булды. Укырга кергән вакытта абитуриентларга "шәхси казанышлары" өчен өстәмә баллар бирелә. Украинага каршы сугышу - шундый казаныш булып торачак, моның өчен ун балл бирергә тәкъдим ителә.
  • Шул ук вакытта Русия фән һәм югары белем бирү министрлыгы "махсус хәрби операция"дә (Русия хакимиятләре Украинага һөҗүмне шулай атый – ред.) катнашканнарга яңа ташламалар турында карар өлгесе чыгарды. Документ Украинага каршы сугышкан студентларга уку йортында түләүледән бюджетка күчү хокукы бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG