Гыйнвардан июльгә кадәр Русия бюджеты кытлыгы 2,817 трлн сум булган. Бу хакта илнең финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы айда дефицит күләме 222 миллиард сумга арткан.
7 айда чыгымнар арткан һәм 17,341 трлн сум булган (былтыргыдан 14 процентка күбрәк), ә керемнәр 14,525 трлн сум булган, бу – 2022 елның шул ук чорыннан 7,9 процентка кимрәк.
Гыйнварда нефть-газ керемнәре 41,4 процентка әзәйгән. Июнь аенда – 47 процентка, гыйнвар-май айларында – 50 процентка.
Күптән түгел Reuters агентлыгы Русиянең 2023 елга ниятләнгән чыгымнарының өчтән бере хәрби кирәк-яракларга китәчәк, дип хәбәр итте. 2023 елның беренче яртыеллыгында Русия хәрби кирәк яракларга 5,6 триллион сумга якын акча тоткан. Бу башта ниятләнгәннән 12 процентка артыграк булган һәм дәүләтнең ярты елдагы барлык чыгымнарының өчтән бере кадәр.
Reuters Русиянең хәрби чыгымнары артуын аның Украинага каршы сугыш алып баруы белән бәйли. Агентлык фаразынча, сугышны дәвам итү Русия бюджеты кытлыгы артуга китерәчәк: июль башына ук бюджет дефициты 2,6 триллион сум булган.
- 2023 елның беренче яртыеллыгы Татарстан һәм Башкортстан бюджеты керемнәре кимегәнен күрсәтте. Татарстан әлегә үз чыгымнарын капларлык акча эшли алса да, Башкортстан 60 процентка Мәскәү ярдәменә мохтаҗ.
- Шул ук вакытта ике республикада да чыгымнар арта. Татарстанда алар 20 миллиардка үсеп 176,8 млрд сумга җиткән. Җыелган керемнәр генә чыгымнарны капларлык дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, республикага 18,3 млрд сум җитми кала. Башкортстанның хәле тагын да мөшкелрәк. 67,6 млрд сум керемгә 137 млрд сум чыгым (чыгымнар узган елдан 13 млрд сумга күбрәк) туры килә. Ягъни бюджетка үз бурычларын үтәү өчен 69,4 млрд сум акча җитми калган.
- Республиканың акчасы булмавы турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров даими хәтерләтеп килә. Әйтик, ул көчле җилдә гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
- Быел Татарстан бюджеты керемнәре кими башлады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләргә һәм Мәскәүнең төбәкләрдән нефть салымнарын күбрәк ала башлавы белән бәйле.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум