Русия дәүләт оешмалары соңгы атнада чит ил машиналарын сатып алуга кимендә алты тендер игълан иткән. Сатып алуларның гомуми суммасы 53 миллион сумнан артык булган. Бер атна элек кенә Русия президенты Владимир Путин түрәләргә илдә җитештерелгән машиналарга күчеп утырырга кушкан иде.
"Вёрстка" язуынча, заказ бирүчеләр арасында президент эшләре идарәсенеке булган "Сочи" шифаханәсе, Мордовиянең җир һәм милек министрлыгы нигез салган "Развитие села" оешмасы һәм башкалар бар. Бөтен документларда да машиналарның маркалары күрсәтелмәгән, әмма аларның бәяләренә караганда, бу машиналар премиум сыйныфына карый.
3 август көнне Путин "бөтен түрәләр дә илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш" дип белдерде. Бу хакта ул эшкәртү сәнәгате оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте. Путин әйтүенчә, "элеккегә караганда, бу тыйнаграк булачак". "Куркыныч түгел, киресенчә, яхшырак та", дип белдерде ул. Шулай да Путинның бу сүзләрен документлар белән ныгытмадылар.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Путинның түрәләрне илдә җитештерелгән машиналарга күчертеп утырту турындагы тәкъдимен хуплады. Ул илдә җитештерелгән хәзерге машиналар "бөтен сыйфат стандартларына да туры килә" дип саный. Шул ук вакытта Татарстан түрәләренең нинди машиналарда йөрүен махсус тикшерәчәкләрме - аңлашылмый. Бу уңайдан Миңнеханов "Путин фәрманын бөтенесе үтәргә тиеш", дип кенә әйткән.
- Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Hyundai, Toyota (Lexus), Skoda Auto, Renault, Mercedes-Benz һәм башка ширкәтләр Русиядә җитештерүләрен туктатты, аларның кайберләре мөлкәтләрен Русиядәге партнерларына тапшырды.
- General Motors, Mercedes-Benz, BMW, Ford, Land Rover, Toyota һәм Mazda үз продукцияләрен Русиягә сатуны туктатып торды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум