Хат авторлары Мифтаховның колониядә утыру шартлары кырыслануга һәм сәламәтлеге начараюга борчылу белдерә.
"Без, Азат Мифтахов комитеты әгъзалары хәзерге вакытта төзәтү колониясе тоткыннарының берсе булган Азат Мифтаховның иминлеге һәм сәламәтлеге турында борчылуыбызны белдерәбез.
2019 елда кулга алынганда Мәскәү дәүләт университетының математика бүлеге аспиранты булган Азат 2021 елның гыйнварында хаксыз, гаделсез һәм сәясиләшкән эш нигезендә хөкем ителде. Без Азатны азат итәргә чакырдык, күп санлы математиклар һәм профессиональ математика җәмгыятьләре шулай ук Азатка теләктәшлек белдерде", диелә мөрәҗәгатьтә.
Азат 2023 елның сентябрь башында азат ителергә тиеш. Хат авторлары язуынча, соңгы вакытта аларга Мифтаховның колониядә кырысрак һәм ешрак җәзалар ала башлавы турында хәбәрләр килгән.
"Азат ике тапкыр башта өч көнгә, аннары җиде көнгә ялгыз камерага ябылган. Моннан тыш, хәзер ул колония тәртибен усалларча бозучы буларак исәпләнә һәм сентябрьдә планлаштырылган иреккә чыгуына кадәр махсус сак астына күчерелә. Безгә бу шартларда Азатның телефон шалтыратулары һәм гаиләсе белән очрашуларына рөхсәт бирелми дип аңлатылды.
Без сезне Азат Мифтаховның хокукларын хөрмәт итәргә һәм 17 нче төзәтү колониясендә чагында аңа карата кешелекле һәм ихтирамлы мөгамәлә тәэмин итәргә чакырабыз. Азатның колониядә кирәкле медицина ярдәмен алу-алмавына без аеруча борчылабыз. Азат аркасы авыртудан интегә, табиб аңа медицина билбавын кияргә киңәш итә; ләкин колониядә Азат бу ярдәмне ала алмый. Июльдә ялгыз камерага ябылгач, аркасындагы авыртуны җиңеләйтер өчен ятып торганга ул кабат яңа җәза алган дип беләбез. Без сезне Азатның "явыз хокук бозучы" классификациясен яңадан карарга һәм аның бөтен кирәкле медицина ярдәмен алуын тикшерергә чакырабыз.
Азат үзенең математик тикшеренүләрен дәвам итә алсын өчен, Халыкара математиклар берлеге түземсезлек белән аның азат ителүен көтә", диелә хатта.
Белешәмә: Азат Мифтахов
Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.
Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.
Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.
"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.
Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум