Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан бистәләре инфраструктурасына 51 миллиард сум кирәк


Казан бистәсе күренеше
Казан бистәсе күренеше

Казандагы 97 бистәнең инфраструктурасын Татарстан башкаласы стандартларына китерү өчен 51 млрд сум кирәк.

Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин дүшәмбе көнне эшлекле киңәшмәдә әйтте дип яза "БИЗНЕС Online".

— Тораклар территориясен төзекләндерүгә гомуми кирәк булган акча хәзерге бәяләрдә 51 миллиард сум дип бәяләнә. Болар барысы да шәһәр халкы өчен башкарыласы зур күләмдә эшләр, алар республика дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә максатчан финанслауны таләп итә, — ди Казанның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Бу акчаның 30 млрд сум чамасы су юлларына, 17 млрд сумы — юллар төзүгә, 3 млрд сум — су белән тәэмин итүгә, 433 млн сум — калдыкларны утильләштерүгә, 236 млн сум — урамнарны яктыртуга кирәк.

Бу проблемаларны хәл итү өчен "Бистә" дигән бюджет програмы кулай булыр иде, аңа Казанда гына түгел, илнең башка эре мегаполислары да мохтаҗ, ди Гыйниятуллин.

— Казанның үзенчәлеке шәһәр булуы аркасында аңа республикабызның башка шәһәрләренә хас булмаган күп кенә проблемнарны хәл итәргә туры килә, — диде Илсур Метшин. Ул шулай шәһәр читендәге проблемнарның дистәләрчә еллар буена җыелып килүен таныды.

Метшин сүзләренчә, соңгы 20 елда шәһәр яны территорияләрендә Казан халкының алтыдан бер өлеше тупланган — бүген бистәләрдә 200 меңнән артык казанлы яши.

  • Күптән түгел Казанның шәһәр үзәгендә хәрәкәтне үзгәртеп коруга акча җитмәве билгеле булды. Бу үзгәрешне Сул Болак һәм Уң Болак урамнарында ясарга планлаштыралар. Сул Болак урамын ике яклы һәм өлешчә җәяүлеләр өчен, Тихомирнов урамын бер яклы итү күздә тотыла.
  • Мэриядә билгеләп үтүләренчә, бу проект "зур финанслау таләп итә һәм җитди инфраструктура үзгәрешләрен күздә тота".
  • Июль аенда акча булмау сәбәпле Казанда "Кырлай" паркын яңа урында төзүне кичектереп торырга булдылар.
  • Искәртеп узабыз, 2023 елга Татарстан бюджеты дефициты 27 миллиард сумнан 45 миллиард сумга кадәр артты.
  • Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга республиканың Украинадагы сугышка 2,5 млрд сумга якын акча сарыф итүе турында җиткерде. Бу акчаның бер өлеше республика карамагындагы Лисичанскига китте диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG