Камчатка хәрби мәхкәмәсе Дмитрий Огиенконы Украинадагы сугышта катнашудан баш тарту өчен ике ел һәм алты айга колониягә хөкем итте. Бу хакта мәхкәмә сайтында әйтелә.
Аны мобилизация вакытында җитәкче әмерен үтәмәү маддәсе нигезендә хөкем иттеләр.
Мәхкәмә мәгълүматына күрә, 2023 елның февралендә хәрби ныгытмада булган Огиенко фронтка барудан баш тарткан.
Sota язуынча, аның кимендә өч баласы бар. Ул 1983 елгы диелә.
- 2022 елның сентябрьдә Русиядә җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертелде. Сугыш хәле чорында бирелгән боерыкны үтәмәү (Җинаять кодексының 332 маддәсе, 2.1 өлеше) маддәсе дә шул вакытта барлыкка килде. Элегрәк фәрманны үтәмәү бары тик "авыр нәтиҗәләргә" китергәндә генә хөкем итәләр иде.
- Соңгы вакытта сугышка барудан баш тартучыларга карата хөкем карарлары ешайды. Күптән түгел Чиләбенең гарнизон хәрби мәхкәмәсе мобилизация игълан ителгәннән соң хәрби бүлеккә килмәгән контрактчыны биш ел да бер айга ирегеннән мәхрүм итте, шулай ук 15 мең сум штраф салды.
-
Моңарчы Петропавловски-Камчатски шәһәренең 35нче хәрби гарнизон мәхкәмәсе Алексей Бреусов исемле хәрбине сугыш вакытында фәрманны үтәмәү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарту турындагы җинаять эшендә гаепле дип тапкан. Аны 1,8 елга колониягә хөкем иткәннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум