Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы республикада эшчеләр җитмәвен таныды


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Республикада эшсезлек күрсәткечләре 1991 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшкән.

"Төп проблем - безгә хезмәт ресурслары җитми. Һәр оешмада кешеләр җитми: 200 кеше җитми, 2 мең кеше җитми", - дип белдерде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән киңәшмәдә.

Башкортстан Хезмәт министрлыгы мәгълүматына күрә, республикада эшсезлек күрсәткечләре 1991 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төшкән. Гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 2,3% тәшкил иткән (4% планланган булган), теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,72%ка кадәр кимегән.

Министрлык белгечләре республиканың хезмәт базары кытлык чорына керә дип саный. Алар кадрлар ихтыяҗын күзәтү һәм фаразлау системын эшләүгә керешкән.

  • Соңгы елларда Башкортстанда иң кискен мәсьәләләрнең берсе – эш яшендәгеләрнең күрше һәм төньяк төбәкләргә күчеп китүе. Төбәктә вахта ысулы белән читкә барып эшләү дә киң таралган. Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырганда, вахта ысулы белән эшләүчеләр биш тапкыр күбрәк.
  • Статистикага караганда, төньяк төбәкләргә иң күп эш куллары Идел-Урал якларыннан агыла. Ирләр һәм хатын-кызлар анда тормыш яхшы булганнан яки романтика эзләп түгел, ә гаиләләрен туендыру өчен китә.
  • Моңарчы Азатлыкта Башкортстаннан читтә эшләргә мәҗбүр кешеләр турында язма чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG