Русия президенты Владимир Путин БРИКС саммитын 2024 елның октябрендә Казанда уздырырга тәкъдим итте. Бу турыда ул бүген Йоханнесбургта узган XV БРИКС саммитында видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда әйтте.
Киләсе елда БРИКС оешмасында рәислек Русиягә күчә.
— Русия үзенең рәислеге барышында БРИКС ролен һәм абруен ныгыту максатыннан "бишлек" партнерлары белән иң конструктив рәвештә хезмәттәшлек итәчәк, — дип китерә Путин сүзләрен РИА "Новости".
Путин Көньяк Африка республикасында узган саммитта видеоэлемтә аша катнаша. Халыкара җинаять мәхкәмәсе карары нигезендзә Украинада хәрби җинаятьләр кылуда шикләнелгән Путинга кулга алыну яный. Русия делегациясен саммитта Тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли.
Бер ай элек Русия Спорт министры Олег Матыцин Казан киләсе елның 12-23 июнендә БРИКС илләре уеннарын кабул итәчәк дип белдергән иде.
- БРИКС (BRICS) оешмасы 2006 елда оешкан. Аңа Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы керә.
- 2015 елда БРИКС саммиты Уфада узган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!