2024 елның 20-23 июнендә Казанда БРИКСка кергән илләрнең спорт уеннары узачак. Бу хакта "Спорт: Россия һәм Африканың дуслык күпере" утырышында Русия спорт министры Олег Матыцин белдерде, дип җиткерә ТАСС.
Министр сүзләренчә, ярышлар програмына спортның 25 төре керәчәк.
Быел майда Русия президенты Владимир Путин хөкүмәт йортына 2024 елда БРИКС спорт Уеннарын оештыру һәм үткәрү турында тәкъдимнәр җиткерергә кушкан иде. Быелның июнендә турнирны Казанда үткәрергә ниятләүләре турында билгеле булды, әмма төгәл көне хәбәр ителмәде.
Быел 2023 елның 21 гыйнварында Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары үтәргә тиеш иде. Әмма Украинадагы хәзерге вазгыять, Русиягә каршы кертелгән киң санкцияләр һәм оештыручыларның делегацияләр иминлегенә гарантия бирә алмавы сәбәпле, чара үткәрелмәде.
- Былтыр 24 февральдә Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнарын да спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә башладылар.
- 2022 елның 3 мартында Русиянең Паралимпиададан читләштерелүе билгеле булды, җыелма такымда Татарстаннан да ике спортчы бар иде.
- Узган ел 1 мартта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) һәм Европа футбол оешмалары берлеге (UEFA) Русия җыелма такымын, шулай ук барлык Русия клубларын халыкара ярышлардан читләштерде. Март ахырында Русия җыелма такымы быел Катарда узачак дөнья чемпионатына чыгу өчен, тоташ уеннарда катнашырга тиеш иде.
- Тимераякта йөгерүчеләрнең халыкара берлеге (ISU) да Украинадагы сугыш аркасында Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларыннан читләштерде. Шулай итеп, бу илләрнең спортчылары фигуралы шуу, тимераякта шуу һәм шорт-трек ярышларында катнаша алмый.
- Европа уеннарыннан читләштерелгән Русия футбол клубларыннан чит ил тренерлары китте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум