Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламентында Русиянең асаба халыклары белән эш итүче махсус комиссия булдырылган


Украина парламенты - Югары Рада
Украина парламенты - Югары Рада

Украинаның Югары Радасында Русиядәге асаба һәм кече халыклар белән эшләү, Украинаның алар белән аралашуның төп принципларын булдыра торган тикшерү комиссиясе барлыкка килгән. Ул вакытлыча эшлиячәк.

Бу вакытлыча комиссия берничә юнәлештә эш алып барачак. Комиссия Украинаның дәүләт сәясәтенә нигезләнеп, Русиянең асаба халыклары белән эш итүнең юлларын табу, парламентка һәм профильле комитетларга Русиянең асаба халыклары белән эшләү нигезләрен булдырган канун өлгеләрен әзерләп бирү, башка дәүләтләрнең парламентлары, хакимиятләре һәм башка оешмалар белән элемтәгә кереп, бу эштә тәҗрибә туплау, халыкара оешмаларга махсус мөрәҗәгатьләр әзерләү кебек эшләр өчен җавап тотачак.

Комиссия составына 11 депутат кергән, аны "Голос" фиркасе депутаты Ярослав Юрчишин идарә итәчәк.

Юрчишин фикеренчә, мондый комиссиянең барлыкка килүе Русиянең асаба халыкларына Мәскәү оккупациясеннән чыгарга ярдәм итәчәк. "Украина — азатлык форпосты. Русиялеләр белән бергә азатлык өчен көрәшү — безнең бердәнбер юлыбыз", диде ул.

Аның фикеренчә, комиссия беренче чиратта Русиягә каршылыкта торган, яулап алынуны танымаган милләтләр белән эшләячәк.

"Икенчедән, без халыклара мәйданда да Русиянең җимерелүе мәсьәләсен күтәрәчәкбез, чит ил партнераларыбызга бу хакта сөйлиячәкбез, аңлатачакбыз. Без аларның карашларын үзгәртергә һәм дөньяда террорчы дәүләт таркалса гына дөньяда тынычлык һәм иминлек урнашачак дигәнне дәлилләргә тиеш. Цивил дәүләтләр моннан куркырга түгел, ә Русиянең таркалауына омтылырга тиеш", дип белдерде Юрчишин.

  • 2022 елның октябрендә Украинаның Югары Радасы Чечняны Русия тарафыннан оккупацияләнүен таныган карарны кабул итте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG