Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе итеп кабат Илдар Ягъфәров сайланды


Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

Бу вазифада ул 2015 елдан бирле эшли.

Бүген, 28 августта Татарстан кинматогрофистлары берлеге корылтае узды. Оешманың рәисе итеп кабат Илдар Ягъфәров сайланды.

Корылтайда Ягъфәров үзен күрсәткән бердән-бер намзәт иде. Оешманың низамнамәсе нигезендә сайлау альтернатив нигездә узарга тиеш дип язылу сәбәпле, кинопродюсер Олег Суров намзәте дә чыгарылды. Нәтиҗәдә корылтайда катнашучы 41 әгъзаның 38е Ягъфәров өчен тавыш бирде.

"Без әкренләп профессиональ берлеккә әйләнеп барабыз һәм бу кинематографияне үзгәртә башлады. Безнең фикерләр Татарстан кино өлкәсенә йогынты ясарга тиеш. Бу социаль оешма гына түгел, без беренче чиратта сәләтле профессиональ кешеләр җыела торган урын. Монда яңа Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәримнәр, операторлар булырга тиеш", дип чыгыш ясады ул.

Узган ел Илдар Ягъфәров Татарстанда дәүләт кино өлкәсенә тиешле ярдәм күрсәтми дип белдергән иде.

"Якутиядә кино турында канун кабул ителде. Башкортстан башлыгы 70 млн сумлык милли кино фонды булдырды. Бездә кем президентка беренче йөгереп җитте дигән систем булырга тиеш түгел. Профессиональ комиссия эшләргә тиеш", дигән иде ул.

Ягъфәров Дәүләт шурасы яисә хөкүмәт дәрәҗәсендә эшче төркем булдырырга чакырган иде.

Илдар Ягъфәров — 1971 елда Пермь өлкәсендә туа. 1999 елда Русия дәүләт кинематография институты (ВГИК) тәмамлый.

1991-1994 елларда Казан телевидениесендә режиссер ассистенты вазифаларын башкара.

2005 елдан "Я-production" студиясе җитәкчесе.

2015 елдан Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе.

"Бәхеткәй", "Күктау", "Брелок", "Югалту", "Исәнмесез" фильмнары авторы.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG