Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ ректоры Ленар Сафинга кертелгән чикләүләр аркасында 50 мең студент Microsoft програмнарын куллана алмый


Казан федераль университеты. Архив фотосы
Казан федераль университеты. Архив фотосы

АКШ КФУ ректоры Ленар Сафинга каршы шәхси чикләүләрне былтыр 30 сентябрьдә керткән иде.

Яңа уку елы алдыннан АКШның Microsoft корпорациясе Казан федераль университетына (КФУ) үз програмын куллануны томалаган. Нәтиҗәдә университет укытучылары һәм 50 мең студент зыян күргән. КФУда белем алучылар һәм эшләүчеләр Microsoft 365, Microsoft Teams, OneDrive-тан куллана һәм электрон почталарына керә алмый башлаган. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Казан федераль университеты ректорының дигитал трансформация һәм инновация эшчәнлеге урынбасары Дмитрий Пашин Microsoft-ның техник ярдәм белгечләре аңлатмасын җиткергән. Бу хәл – университет ректоры Ленар Сафинга шәхси чикләүләр кертелгәнгә, АКШ хөкүмәтенең КФУны томалау турында чыгарган карарын үтәү белән бәйле булуы ачыкланган.

"Безнең 50 мең студент Microsoft болытындагы почта тартмаларына керә алмый башлады. Видеоконференцияләр үткәреп булмый, бөтен методик материалларга диярлек кереп булмый", дип сөйләгән ул.

Мәгълүмат агентлыгы язуынча, университет проблемны "бер атнада хәл итә алган", хәзер Яндекс платформасына күчү башкарыла диелә.

АКШ КФУ ректоры Ленар Сафинга каршы шәхси чикләүләрне былтыр 30 сентябрьдә керткән иде. Ул ректор вазифасына былтыр августта билгеләнде.

Аның яңа ректор итеп билгеләнүенә каршы петиция чыккан иде. "Русиянең иң борынгы университетларының берсенә әшнәлек ярдәме белән академик даирәдән булмаган кеше, зур коррупционер, сенатор Ленар Сафин билгеләнде. Русия мәгарифенең тәмам хәрабәләргә әверелүенә юл куймагыз!" диелде мөрәҗәгатьтә.

  • Узган ел 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "нацилардан арындыру" һәм "коралсызландыру" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле аңа каршы санкцияләр кертелгәч, дөньяда софт җитештерү лидерлары Русиядән китүен белдерде. Алар арасында Американың Microsoft, SAP, Oracle, Adobe кебек танылган ширкәтләре бар. Белгечләр беренче өч ширкәтнең програмнары урынына ил эчендәге аналогларны тәкъдим итә. Мәсәлән, Oracle һәм SAP програмнарының кайбер функцияләрен 1С, PostgresPro, "Ред База данных" кебек програмнар, ә Microsoft продуктларын Русиядә ясалган "МойОфис" һәм "P7-Офис" белән алыштырып була диләр. Ләкин бу програмнарны да тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен шактый көч һәм вакыт кирәк булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG