Польша, Литва, Латвия һәм Эстония Беларус хакимиятләреннән кичекмәстән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчыларын илдән чыгаруны таләп иткән. Бу хакта матбугат очрашуында Польша эчке эшләр министры Мариуш Камински (Mariusz Kamiński) хәбәр итте. Бүген, 28 август иртәсендә Варшауда Польша һәм Балтия илләре эчке эшләр министрлыклары башлыкларының очрашуы узды, ул "Вагнер" белән бәйле вазгыятькә багышланган иде.
Камински әйтүенчә, Беларуста берничә мең кораллы вагнерчының булуы – ил ватандашларына да, тулаем төбәккә дә куркыныч тудыра. Министр әйтүенчә, Европа берлеге илләре вагнерчылар катнашында "хәрби хәлләр" килеп чыгарга мөмкин дип саный. Бу очракта Польша һәм Балтия илләре Беларус белән чикләрне тулысынча ябарга әзер, диде Камински.
Моннан тыш ул соңгы вакытта Беларус ягыннан чикләрдә Европа берлеге илләренә канунсыз чыгарга ниятләүче мигрантлар төркеме күбрәк туплануын искәртә. Министрлар Лукашенка режимыннан бу мигрантларны үз ватаннарына озатуны, миграция кризисын катлауландырмауны таләп итә.
- "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчылары Беларуска июнь ахырында – Русиядә кораллы фетнә чыгару омтылышыннан соң килгән иде. Беларус хакимиятләре алар ил хәрбиләрен әзерләячәк, дип белдерде. Вагнерчылар Беларуска авыр техникасыз гына килә. Аларның төп лагере Могилёвски өлкәсендә урнашкан.
- Польша һәм Балтия илләре Беларус белән чикләрне саклауны көчәйтү өчен чаралар күрә. Польша чиктә өстәмә саклану корылмалары төзи һәм хәрбиләр санын арттыра. Ил чик буе сакчыларының санын 10 меңгә кадәр җиткерергә ниятли.
- Латвия чик буе хезмәте көчәйтелгән тәртиптә эшли башлауга күчүен игълан итте. Латвиядә чик буен канунсыз үтеп чыгарга омтылулар артуын белдерделәр һәм Беларус режимын вазгыятьне тотрыксызландырырга тырышуда гаепләделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум