Митинг кагыйдәләрен берничә тапкыр бозу турындагы маддә нигезендә Русиядә беренче булып хөкем ителгән Илдар Дадин Украина ягында сугышу һәм "Русия җинаятьләренә каршы тору" өчен илдән китүен белдерде. Бу хакта ул “Медиазона”га әңгәмәсендә әйткән.
Дадин Русиянең былтыр февральдә Украинага каршы сугыш башлавы белән килешә алмавын һәм Украина ягында сугышу өчен, 2022 елның мартында Русиядән Польшага китүен сөйли.
Польшада вакытта бер елда ул Украинага килергә дип документлар ясаган, Путин сәясәтенә каршы чыгучы русияләрдән торган ихтыяри батальоннарның берсенә керергә теләгән.
Быел июньдә Дадин "Себер батальоны"на кергән һәм хәзерге вакытта фронтка китәр алдыннан әзерлек уза. Активист әйтүенчә, бу хәрби төркемгә керү – аның өчен Украина ягында сугышу өчен "бердәнбер диярлек ысул" булган.
Дадин һинд сәясәтчесе һәм бәйсезлек көрәшчесе Махатма Ганди хөрмәтенә үзенә "Ганди" кушаматы алган.
"Соңгы чара буларак – мин аларны [Русия хәрбиләрен] үтерергә тиеш. Аларны әсирлеккә алырга теләр идем, чөнки мин үтерүләргә каршы. Әсирләрне алмашып була, хәзерге вакытта Русия әсирлегендәге бик яхшы кешеләрне коткарып булачак. Шуңа мин күбрәк үтерү түгел, әсирлеккә алу яклы", дигән активист.
- 2015 елның декабрендә рөхсәтсез чараларда күп тапкырлар катнашу гаепләве белән мәхкәмә Илдар Дадинны 3 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аннан җинаять җәзасы ике ел ярымга калдырылды. Дадин колониядә җәзалауларын белдерде, әмма хокук саклау оешмалары көч куллануга дәлилләр табылмады дип чыкты.
- Татарстан мәгълүмат чаралары төзәтү колониясенә хөкем ителгән активист Илдар Дадин турында язмаса да, аның татарлар һәм Татарстан белән бәйләнешләре бар. Ул кечкенәдән Минзәлә районы Наратлы Кичү авылына кайтып йөргән, анда җәйге ялларын уздырган, Чаллы һәм Ижаудагы татар туганнары белән элемтәне өзми. Азатлык Илдар Дадинның бертуган сеңлесе Лилия һәм туганнан туган апасы Ләйсәния Дадиннар белән сөйләшкән иде.
- 2017 елда Русия Югары мәхкәмәсе оппозиция активисты Илдар Дадинны иреккә чыгару, аңа карата ачылган җинатяь эшен туктату һәм хөкем ителүченең аклау (реабилитация) хокукын тану турында карар чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум