Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дадин өчен Татарстанда туганнары ут йота һәм горурлана


Дадиннар гаиләсе, 2006 ел
Дадиннар гаиләсе, 2006 ел

Татарстан мәгълүмат чаралары төзәтү колониясенә хөкем ителгән активист Илдар Дадин турында язмаса да, аның татарлар һәм Татарстан белән бәйләнешләре бар. Ул кечкенәдән Минзәлә районы Наратлы Кичү авылына кайтып йөргән, анда җәйге ялларын уздырган, әле дә Чаллы һәм Ижаудагы татар туганнары белән элемтәне өзми. Азатлык Илдар Дадинның бертуган сеңлесе Лилия һәм туганнан туган апасы Ләйсәния Дадиннар белән сөйләште. Алар гаиләләре турында язылган кайбер нәрсәләрне, уйдырма дип, кире какты.

Алтайдагы колониягә күчерелгән активист Илдар Дадинның хатыны тоткын янына яклаучы килеп китүен, пыяла аша кыска күрешү соравын хәбәр итте. Активистның Карелиядәге колониядән икенчесенә күчерелгән көннәрдә югалып торуына аның хатыны Анастасия Зотова да Мәскәү өлкәсе Железнодорожный каласында яшәүче әти-әнисе, абыйлары һәм хәзер Мәскәүдә эшләүче сеңлесе Лилия дә, Чаллыдагы туганнан туган апасы Ләйсәния Дадина да борчылды.

Дадин өч малай һәм бер кызлы, ишле гаиләдә туып үскән. Мәктәптәге җәйге ял вакытында әтисе Илдус Илдарны Минзәлә районы Наратлы Кичү авылына әби-бабасы янына алып кайта торган булган. Сеңлесе Лилия Дадина авылны әле дә бик сагынып искә ала.

"Бала чакта без анда абыйлар белән кайтырга бик ярата идек, инде зур үскәч тә Наратлы Кичүдәге апа-абый янына үзем генә дә, башка абый белән дә кайтканыбыз бар, безгә анда бик ошый иде, андагы апа-абый белән әле дә аралашып яшибез" дип сөйли Лилия Азатлыкка.

Илдарның Чаллыда яшәүче апасы Ләйсәния дә аның Минзәләгә кайтып йөргән чакларын, Илдар энесе белән сирәк очрашуларын онытмый.

"Илдар бик итәгатьле, бик ачык, шул хәтле киң күңнелле кеше, авыл эшләрендә булыша иде", дип искә алды ул.

"Илдар абыйем спорт белән шөгыльләнә иде" дип искә ала Лилия
"Илдар абыйем спорт белән шөгыльләнә иде" дип искә ала Лилия

Гаиләдә балалар бертөрле тәрбия алса да, Илдар башкаларга охшамаган. Сеңлесе Лилия аны кечкенәдән ук туры сүзле иде дип искә ала: "Илдар абыем кечкенәдән ук шундый туры сүзле иде. Гаделсезлек күрсә, аңа түзеп торып, аны тыныч кына кабул итә алмады. Без гаиләдә дүрт бала, барыбыз да төрле холыклы. Безнең гаиләдә беркем Илдар кебек пикетларга чыкмады, урам җыеннарында катнашмады, ул безнең иң актив, иң кыю, иң баш ими торган кеше – гаиләбездә бердәнбер.

Аның кебек ачык, ихлас кешене күргән юк минем. Аңа күз йомып ышанып була. Ул шундый ышанычлы һәм намуслы. Мин аны бик яратам

Илдар Дадинның кечкенәдән үк ватандаш буларак актив карашта торуын Чаллыдагы апасы Ләйсәния дә искә ала. "Мәсәлән, аның белән урамда чүп ташламау турында сөйләшкәнебезне хәтерлим", дип сөйләп китте ул. Гомумән алганда, Илдар кебек башка кешене белмим ди ул: "Аның кебек ачык, ихлас кешене күргән юк минем. Аңа күз йомып ышанып була. Ул шундый ышанычлы һәм намуслы. Мин аны бик яратам"

"Әти Илдарга каршы чыкмады"

Илдар Дадинны хөкем итү эшләре барганда, мәгълүмат чараларында аның әтисе Дадинга каршы сүзләр әйтте, ул аны якламый, аның белән аралашмый, дип яздылар.

Лилия Дадина
Лилия Дадина

Лилия Дадина моны кире какты: "Бәлкем аның сәяси карашларын сораганнардыр, бәлкем ул Илдар белән килешеп бетмидер, әмма гаиләдә каты каршылык һәм бәхәсләр булмады. Әти барыбер Илдарны бик ярата. Без барыбыз да аның өчен бик каты борчылабыз. Мин аңа үзем дә урам җыеннарына чыкма, баш күтәрмә дип әйтер идем, чөнки мин хәзер аңлыйм инде, аның тормышы берничек тә якланмаган. Башкалар өчен ул – сәяси активист, ә минем өчен ул – абый. Мин аның гомере өчен куркам.

Лилия сүзләренчә, Илдар язмышы өчен аның бертуган абыйлары гына түгел, Чаллыдагы, Ижаудагы татар туганнары да борчыла, язышып, сорашып, начар хәбәрләр килгән саен ут йотып тора. Чаллыдагы сеңлесе Ләйсәния дә, әти-әнисе дә шундый акыллы, итәгатьле Илдарның төрмәгә эләгүенә бик борчылды, ди Лилия. Аның әйтүенчә, әлегә әти-әниләре дә, абыйлары да Илдарның хәлен белергә бара алмаган. Лилия яраткан абыйсы Анастасия Зотова белән язылышканда, пыяла аша булса да, аны котлый алмады, янына кертелмәде.

Лилия абыйсын бер тапкыр гына күрә алды һәм аның хәленә шаккатуын белдерде. Карелиядәге Сегежа төрмәсендә кыска вакытлы күрешүдән соң ул ВКонтакте битендә хисле пост язып калдырды

Error rendering VK.

"Мине төрмә үзе түгел, Илдарның ничек үзгәрүе куркытты. Абый беркайчан да эчмәде, тартмады, сәламәт тормыш алып бара иде. Ул шундый начар хәлдә, тотлыкмыйча бер җөмләне дә ахыргача әйтеп бетерә алмады. Аның җәзалау турында сөйләгәннәреннән гаделсезлек хисе туды. Нәрсәдер эшлисе килде, аны 7нче колониядә җәзалау турында үземнең ВКонтакте битендә язып чыктым. Кемдер аңа игътибар итте, дөресме болар дип сорады, тискәре комментарлар булыр дип көттем, әмма алар булмады.

Белемле кешеләр аңлый. Шигар белән чыккан кешене утыртып кую –ахмаклык. Мин абыем белән горурланам. Ул шундый көчле, кыю. Мин бер мәлдә, аның ул хәтле үзсүзле булмавын, аның каравы сәламәт булып калуын теләгән идем. Аңа карата мөгамәлә аның сәламәтлеген какшата. Мин аның өчен бик борчылам һәм шул ук вакытта бик горурланам да, дип сөйләде Лилия.

Илдар Дадин ялгыз пикетта
Илдар Дадин ялгыз пикетта

Белешмә: 2015 елның 3 декабрендә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе ялгыз пикетларга чыккан Илдар Дадинны урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләп өч ел иректән мәхрүм итү карары чыгарды. Аңа кадәр ул 10 ай өй сагы астында утырды. Илдар бертуган Навальныйларны һәм "Болотная эше" нигезендә хөкем ителгәннәрне яклап чыккан иде. Соңрак аның хөкем карары үзгәртелеп ике ярым елга калдырылды.

Узган елның сентябрендә Карелиядәге колониягә җибәрелгән Дадин бер айдан анда үзенең бик каты җәзалауларга дучар булуына зарланды. 2016 елның 1 ноябрендә Дадин кыйналуы һәм кулларына богау салып богаудан түшәмгә асып куелуы турында белдерде.

Декабрь башында ул Карелиядәге колониядән башкасына җибәрелде, һәм бу ел башында социаль челтәрләрдә "Илдар Дадин кайда?" (#ГдеИльдарДадин) дигәнфлешмоб киң җәелә барганда, 8 гыйнварда хатыны Илдарның Алтайдагы ИК-5 колониясенә барып җиткәнлеген хәбәр итте.

Илдар Дадин үз гаебен танымады, "Конституциядә каралган хокукларны кулланган өчен" хөкем ителгәнен белдерде.

XS
SM
MD
LG