Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициядәге активистларны чүплиләр. Чиратта – Илдар Дадин


Илдар Дадин мәхкәмәдә
Илдар Дадин мәхкәмәдә

Сайлауларда хәрәмләшүләргә, Русиянең Украинага карата сәясәтенә протест белдереп килгән активист Илдар Дадинны 3 февральдә Мәскәүдәге мәхкәмә 27 мартка кадәр өй сагы астына алу карары чыгарды.

Азатлык мәхкәмәнең икенче көнендә, 4 февральдә, Дадиннарның өйләренә шалтыратты. Телефонны сеңлесе алып, Илдарның өйдә булуын, әмма өй сагы җәзасы бирелгәнгә, телефоннан сөйләшә, социаль челтәрләр аша элемтәгә чыга алмавын әйтте. Сак астына алу карары чыкканга кадәр 30 гыйнвар көнне Дадиннарның өйләрендә тентү була, әйберләрен, ир туганының һәм аның хатынының мобил телефоннарын алып чыгып китәләр.

З февральдә Замоскворецки мәхкәмәсендә эшне карау башланганчы Илдар Дадин читлек эченнән журналистларга, активистларга: "Русия ирекле булачак. Кемнәр Русия кануннарын, Конституцияне бозып гаепсез кешеләрне утырта, ялган гаепләүләр оештыра, алар җавапка тартылачак. Мин исән булганда моңа ирешү өчен тырышачакмын", дип әйтә.

15 гыйнварда Мәскәүнең Манеж мәйданында оппозициянең һәм "Антимайдан"ның чаралары вакытында Дадинны тоткарлыйлар. Ул көнне әлеге мәйданга Алексей Навальный һәм аның энесе Олегка теләктәшлек белдергән йөзләп активист чыга. Шунда ук Георгий тасмалары таккан 500ләп кеше активистларны кысрыклый башлый. Тоткарлаулар башлана. Георгий тасмалыларны шунда ук җибәрләр.

"Новая газета" язуынча, бу хәлне күрүчеләр полициянең Дадинга карата көч куллануын белдергән. Дадинны тоткарлаганнан соң "Мещанское" полиция бүлегенә китереп, административ тәртип бозучылар өчен булган аерым камерага ябалар. Берничә сәгать үткәч кенә "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре килә.

Активистларны, журналистларны мәхкәмәгә тикшереп кертәләр
Активистларны, журналистларны мәхкәмәгә тикшереп кертәләр

Полиция таләбенә буйсынмаганга, гаепләү белдерелеп, Дадинны 15 тәүлеккә сак астында калдыру карары чыгарыла. 30 гыйнварда, бу карарның вакыты беткәнгә гаепләү үзгәртелә. Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе административ эшне тикшерү тукталу, Дадин гамәлләрендә җинаятьләр кодексындагы урам чаралары турындагы 212нче маддәне бозу очраклары чагыла дип, эшне янә тикшерүгә тапшыру карары чыгара. Замоскворецки районы тикшерү бүлеге исә Дадинны 48 сәгатькә сак астында калдыра һәм аны Петровка, 38гә вакытлыча тоткарлау изоляторына китерәләр.

З февральдә Замоскворецки мәхкәмәсе Илдарны 27 мартка кадәр өй сагы астына алу карары чыгара. Мәхкәмә карарында Дадинның соңгы ярты ел эчендә рөхсәт алынмаган чараларда катнашкан өчен 50 мең сумнан артык штрафка тартылганлыгы турында да әйтелә.

Мәхкәмә вакытында Дадинны яклаучы адвокат Алексей Липцер карарны "Дадинның Конституциядәге хокукларын тормышка ашырырга теләвенә карата золым" дип бәяли. Дадин да үз чиратында "бөтен протест чараларының да Конституциянең 31 маддәсе нигезендә тыныч юл белән үткәрүен" белдерә.

Илдар Дадин 2011 елның декабреннән бирле протест чараларында катнаша. Аны егермедән артык тапкыр тоткарлаганнар. 2014 елның августында Азатлыкка, Украинада һәлак булганнар истәлегенә үткән чарада, полициянең бигрәк тә вәхшиләрчә кылануын, көч куллануын сөйләгән иде.

Дадин фикеренчә, хәзер протест чарасына чыгучылар алай күп түгел һәм Русия җитәкчелеге аларның авызын төрле юллар белән томаларга тели, полиция көч куллана, вәхшилекләр кыла.

2014 елның 30 декабрендә Алексей Навальныйга 500 мең сум штраф һәм өч ел ярымга шартлы җәза бирелде.

Мөслеманнарны яклап дөреслекне ачарга омтылган 63 яшьлек блоггер Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 ел ярым колониягә хөкем ителде. Аңа кадәр Азатлыкка полиция бүлегендә җәзалануы турында сөйләгән Рушан Хөснетдинов та өч елга төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG