Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә полициягә эшкә керүне җиңеләйткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәсәлән элек кеше полициягә эшкә кергәнче, аның өчен җаваплылык алучысы (поручитель) кирәк булган, хәзер кирәкми. Беренче тапкыр полициягә эшкә керүчеләрнең яше вазифасына карап 50-55кә кадәр арттырылган.

Русия эчке эшләр министрлыгы полиция хезмәтенә эшкә керү шартларын гадиләштергән, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама "Российская газета".

Мәсәлән элек кеше полициягә эшкә кергәнче, аның өчен җаваплылык алучысы (поручитель) кирәк булган, хәзер кирәкми. Беренче тапкыр полициягә эшкә керүчеләрнең яше вазифасына карап 50-55кә кадәр арттырылган. Элек полициягә 35-40 яшь тулганчы гына эшкә кереп була иде, полковник дәрәҗәсе булганнарга гына бу кагыйдәләр кагылмады.

Моннан тыш, хәзер җәрәхәтләр алган һәм сәламәтлеге ягыннан хезмәт өчен яраксыз дип табылган хезмәткәрләр эчке эшләр министрлыгында эшләвен дәвам итә ала.

Күптән түгел Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев вазгыять авыр, хезмәткәрләр җитми, дип зарланган иде. Аның әйтүенчә, быел июль аенда Русия эчке эшләр министрлыгы оешмаларының биш мең хезмәткәре эштән киткән.

  • 31 августта ВВС-ның урыс хезмәте Русиянең дистәләгән төбәкләрендәге түрәләр һәм полиция хезмәткәрләре белән сөйләшеп, аналитик материал чыгарды. Язмада әйтелгәнчә, бөтен Русиядә полиция бүлекчәләрендә 60-80 процент хезмәткәр җитеп бетми. Бу кытлык сәбәпле, кешеләр гариза язганнан соң, полиция хезмәткәрләре дә җинаять эше ачудан да ешрак баш тарта башлаган.
  • Шул ук вакытта Русиядә эчке эшләр оешмаларында хезмәткәрләрнең санын елдан ел арттырырга телиләр. 2014 елда иң күбе 894 мең кеше эшли алган булса, 2023 елда аларның саны 922 мең кешегә җитәргә тиеш.
  • Headhunter.ru порталы мәгълүматынча, Русиядә полиция хезмәткәренең уртача хезмәт хакы – 40 мең сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG