Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган язучы, шагыйрь Рашат Низами вафат


Рашат Низами (1950-2023)

Ул бакчасында ял иткән һәм шунда вафат булган диелә.

Танылган язучы, шагыйрь Рашат Низами вафат булган. Бу хакта Татарстан медиалары һәм Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә.

Якыннарына сылтама белән "Ватаным Татарстан" язуынча, ул бакчасында ял иткән һәм шунда вафат булган. Әлегә аның кайда һәм кайчан җирләнәчәге турында мәгълүмат юк.

Рашат Низами - 1982 елдан республиканың Язучылар берлеге әгъзасы. Ул – ун китап авторы. Шуларның дүртесе – шигырь китаплары. "Йолдыз яңгыры" исемле беренче җыентыгы 1980 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга.

  • Рашат Низами 1950 елның 1 мартында Саба районының Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа.
  • 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.
  • Төрле вакытта "Татарстан яшьләре" гәзитендә (1976-1981 елларда), "Ялкын" (1981-1983 елларда), "Казан утлары" журналларында эшли. 1997- 2006 елларда "Идел" яшьләр журналының баш редакторы була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG