Accessibility links

Әсәдуллаев йорты Мәскәү татарлары карамагында калачак


Әсадуллаев йорты
Әсадуллаев йорты

Моңа кадәр Русия президенты идарәсе бинаны 1 августта бушатырга кушкан иде.

Мәскәү шәһәре үзәгендә урнашкан Әсәдуллаев йорты (рәсми атамасы — Татар милли-мәдәни үзәге) Татар милли-мәдәни мохтарияте карамагында калачак. Бу хакта Мәскәү мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов БИЗНЕС Online-га сөйләгән.

Аның сүзләренчә, алар Русия президенты идарәсенең Югары хакимият органнары биналарын куллану идарәсе һәм Мәскәү шәһәренең мәдәни мирас департаменты белән килешә алган. Фарисов әлеге мәсьәләгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган җиде депутат, Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле, Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин кушылуын әйткән. Алга таба бу мәсьәлә кабат күтәрелмәсен өчен юридик юллар эзләвен белдергән.

Моңа кадәр Русия президенты идарәсенең Югары хакимият органнары биналарын куллану идарәсе Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте бинаны куллану шартын бозган дип белдергән иде. Идарә 2023 елның 1 августыннан килешүне бер яклы өзәчәге турында хәбәр итте. Документта мохтарият 1 июньгә Әсәдуллаев йортын саклау өчен аерым эшләрне (төгәл нинди эшләр хакында барганы әйтелми) башкармаган дип белдерде. Татар оешмасы исә, Мәскәү шәһәренең мәдәни мирас департаменты бинаны саклау предметын расламауга сылтанып, төзекләндерү эшләрен тәмамлау вакытын кичектерүне сораган иде. Русия президенты идарәсе моны дәлилсез дип тапты.

Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов Азатлыкка сөйләвенчә, килеп чыккан проблемда Мусин (моңа кадәр юрист Виталий Мусин Фарисов белән бәхәстә торды) исемле активистны гаепләде. Виталий Мусин исә, бу гаепләүләрне кире какты.

Русия хакимияте Әсәдуллаев йортын 1 августта бушатырга кушса да, Фарисов мохтарият бинада калачак дип белдергән иде.

"Без 1 августтан соң да, 31 декабрьдән соң да Татар мәдәни үзәгендә калачакбыз. Иң мөһиме, төзекләндерү эшләрен бетерергә кирәк. Без үз әйберләребезне җыеп, бинадан чыгачакбызмы? Юк. Без аксакаллар эшләрен сакладык, саклыйбыз һәм саклаячакбыз", дип сөйләгән иде ул.

XX гасыр башында төзелгән Әсәдуллаев йорты 2009 елда Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә куллану өчен кире кайтарылган иде. 2019 елда Русия президенты идарәсенең Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән диде.

Нәтиҗәдә, Мәскәү татар мохтарияте белән Русия президенты идарәсе арасындагы каршылык мәхкәмәдә дәвам итте. Соңрак алар үзара килешү төзеделәр. Әсәдуллаев йорты татар оешмасы карамагында калды.

Фарисов сүзләренчә, 2019, 2020, 2022 елларда да Әсәдуллаев йортын татарлар кулыннан тартып алырга теләгәннәр.

Белешмә: Әсәдуллаев йорты

Әсәдуллаев йорты 1913 елда эшмәкәр Шәмси Әсәдуллаев акчасына хосусый мөселман мәктәбе буларак төзелә. Мәктәп белән бергә шул ук бинада татар басмаларын чыгаручы типография дә урнаша. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң бина дәүләт кулына күчә. Шулай да 1941 елга кадәр биредә Нариманов исемендәге җиде еллык татар мәктәбе, балалар бакчасы, төрки китапханә, үзешчән театр эшли, татар мәдәни чаралары уза. Сугыш чорында хакимият аны тартып алып анда хәрби һоспиталь урнаштыра, ә сугыштан соң ул тышкы эшләр министрлыгына тапшырыла. Татар җәмәгатьчелегенең дистәләрчә елга сузылган мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә 2003 елда Әсәдуллаев йорты түләүсез кулланып тору өчен Русия президенты идарәсеннән 49 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә тапшырыла. Биредә төрле татар чаралары, очрашулар, кичәләр уздырыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG