Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәрби комиссариатны яндырырга әзерләнүе өчен 56 яшьлек хатын-кыз тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Телефон аша билгесез затлар шалтратып, башта аннан кредит алдырган. Соңрак бу бурычыңны түләргә булышабыз дип, өендә бомба әзерләргә һәм бер бинаны яндырырга кушкан. Хатын бу хакта полициягә мөрәҗәгать иткән һәм аңа каршы "Теракт" кылмакчы булу" турында җинаять эше ачканнар.

Казанда 56 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар, аңа хәрби комиссариатны яндырырга әзерләнүе өчен “Теракт кылмакчы булу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән “Казанские ведомости” җиткерә.

Басма мәгълүматынча, быел гыйнварда пенсионерга билгесез затлар шалтыраткан, үзләрен Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре дип таныштырган, сезнең исемегезгә билгесез затлар кредит ала дип белдергән.

Газет язуынча, бу кешеләр “акчаларны имин хисапка күчерү өчен” пенсионерны 300 мең сум кредит алырга күндергән. Соңрак телефон аша эш итүче каракларга җинаять эше ачылган, әмма хатын үзенең бу бурычын түләвен дәвам иткән.

Быел август аенда пенсионерга Максим исемле ир мөрәҗәгать иткән һәм кредит бурычын түләргә ярдәм итәм дип ышандырган. Ул да үзен ФСБ хезмәткәре дип әйткән диелә. Ир аңа бурычын капларга 300 мең сум күчерәчәген, әмма моның өчен бер бинаны яндырырга кирәк булачагын әйткән.

Шуннан соң ир пенсионерны өйдә яндырып җибәрә торган бомбалар ясарга өйрәткән, бензин һәм дизель ягулыгын каян сатып аласын күрсәткән, дип яза газет.

Ир әлеге хатынга күрсәтелгән урынга иртәнге сәгать дүрттә барырга кушкан. Әмма пенсионер күзем начар күрә дип караңгыда урамга чыгудан ике мәртәбә баш тарткан диелә.

“ФСБ офицеры” пенсионерга смслар язып тутырган, шуннан соң хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция пенсионерның телефонында бомба әзерләү схемасы, өендә моның өчен кирәкле әйберләр тапкан диелә.

Пенсионерга “Теракт кылмакчы булу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
  • Июль ахырыннан башлап Русиядә өч дистәдән артык хәрби комиссариатка ут төрттеләр. Ут төртмәкче булганнарның күпчелеге тоткарлангач безгә шалтратучылар үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырды, төрле күрсәтмәләр бирде дип сөйләгән.
  • Июль-августта мондый очраклар Башкортстан һәм Татарстанда да күзәтелде. 29 июль кичендә Казанда 62 яшьлек хатын-кыз Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткәне әйтелде. Шулай ук 1 августта 23 яшьлек бер туташ Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган - яна торган сыеклык аткан, әмма ул янып китмәгән. Туташка каршы җинаять эше ачылган.
  • 1 августта Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG