Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү эшләре 2024 елның язында башланачак


Төзелеп килүче "Әр-Рәхим" мәчете, архив фотосы
Төзелеп килүче "Әр-Рәхим" мәчете, архив фотосы

Ул вакытка кадәр бинаның торышын тикшергән экспертизага таянып, проект документларына, ниятләнгән чыгымнарга төзәтүләр кертәчәкләр.

Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү турында киңәшмә узган. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән бергә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин да катнашкан. Бу хакта РБК яза.

Биргалин әйтүенчә, сентябрь уртасына да шундый бер киңәшмә уздыру ниятләнә, ул вакытка кадәр мәчет бинасының торышын тикшергән экспертизаның хисабы әзер булырга тиеш.

"Шуннан соң проект документларына, чыгымнарга төзәтүләр кертә башлаячакбыз. 2024 елның язында төп төзелеш эшләре башланырга тиеш", дигән ул.

"Әр-Рәхим" мәчете - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

18 августта "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетенең көчле җилдә җимерелеп төшкән манарасын куйганнар иде. Җимерелгән гөмбәзне төзәтү өчен Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Волгодански шәһәреннән бер ширкәт белән килешү төзегән дип хәбәр ителде.

  • "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Ләкин Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
  • Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә булышуын сораган иде. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" диде һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәртте.
  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик, узган ел июньдә Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме - башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде. "Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", дигән иде ул.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG