Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан экоактивистлары шәһәр оешмалары һава пычраклыгы турындагы зарларга каршы көрәшә дип хәбәр итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Кайбер оешмаларда, биредә эшләүчеләр (яки аларның якын туганнары) арасыннан Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә (ЕДДС) шалтыратып, һаваның сыйфатына зарланаучыларны ачыклаулары турында хәбәрләр алдык. Оешмаларда эшләүчеләргә болай эшләргә кирәкми дип ишарәлиләр", дип яза экоактивистлар.

"Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активистлары Башкортстан шәһәрләрендәге оешмалар һаваның сыйфаты турындагы зарларга каршы көрәш алып бара дип җиткерә. Бу хактагы хәбәр хәрәкәтнең "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә чыкты.

"Соңгы вакытта безнең төбәктәге кайбер оешмаларда, биредә эшләүчеләр (яки аларның якын туганнары) арасыннан Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә (ЕДДС) шалтыратып, һаваның сыйфатына зарланаучыларны ачыклаулары турында хәбәрләр алдык. Оешмаларда эшләүчеләргә болай эшләргә кирәкми дип ишарәлиләр", дип яза экоактивистлар.

Экоактивистлар зарланып шалтыратучылар дөрес эшли дигән фикердә.

"Төрле хезмәтләргә зарланып шалтыратулардан нинди мәгънә бар соң дигән сораулар еш яңгырый. Моңа һәрчак болай җавап бирәбез: безнең бурыч – һава пычранган һәр очрак турында хәбәр итү. Әгәр халык зарланмый икән, проблем да юк дигән сүз. Шалтыратулар, зарланулар күбрәк булган саен проблем масштаблырак була, бу мәсьәләне хәл итүгә хакимиятләр дә оешма җитәкчеләре дә күбрәк көч куя", дип аңлата активистлар.

  • Моңа кадәр республиканың экология министрлыгына сылтама белән җирле медиалар Башкортстан – һава пычраклыгы ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында тора, дип язган иде.
  • Зарарлы матдәләрне аеруча күп итеп Уфаның төньягындагы сәнәгать зонасы һәм республиканың "Башкорт сода ширкәте", "Таунефтехим", "Хайдельберг Цемент Рус", "Авангард", "Газпром нефтехим Салават", "Промводоканал", "Ишембай катализаторлар химик заводы" бүлеп чыгарган диелде.
  • Быел 1 гыйнварда "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыкты. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG