Запорожье өлкәсенең басып алынган өлешенә Русия куйган "башлык" Евгений Балицкий Русия гаскәрләренең Работино авылын "тактик калдыруы" турында белдерде. Бу хакта РБК җиткерә. Элегрәк Украинаның 47нче бригадасы сугышчылары әлеге торак пунктны азат итүләре турында әйткән иде.
"Соловьев Live" пропаганда тапшыруы барышында Балицкий Русия гаскәренең Работинодан чигенүен "ялангач өслектә, җирне казырга мөмкинлек бөтенләй булмаганда бу – максатка ярашлы түгел" дип аңлатты.
Аның әйтүенчә, Работино дигән авыл юк диярлек, бу “торак пункт харитада гына калды” дигән түрә.
Шул ук вакытта Балицкий Русия көчләре биеклекләрдә урнашкан, ә украин гаскәре аста тора һәм Русия гаскәрен мондый торыш “канәгатьләндерә” ди ул.
Русия саклану министрлыгында Русия хәрбиләренең Работинодан чигенүен расламадылар. Кичә, 5 август көнне министрлык Работино тирәсендә Украинаның һөҗүмнәренә каршы торуы турында хәбәр иткән иде.
Работиноның украин гаскәрләре контроленә күчүе турында 24 августта Украина кораллы көчләренең 47нче бригадасы сугышчылары хәбәр итте. Соңрак Украина кораллы көчләренең баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный авылда төшерелгән видеоны үзенең Telegram-каналында чыгарды. Украина саклану министры урынбасары Анна Маляр исә 47нче бригаданың сугышып Работино авылына керүен һәм биредә яшәүчеләрне эвакуацияләвен җиткергән иде.
- Русия хәрбиләре Запорожьедагы Работино авылын 2022 елның мартыннан тотып торды. Рәсми белешмәләргә күрә, сугышка кадәр анда 500 кеше яшәгән.
- Работинода Русия саклану сызыгын ертып керә алулары Украина кораллы көчләренә һөҗүмдә мөһим роль уйнаячак, дип саный аналитиклар.
- Бу торак пункт Орехов шәһәреннән Токмак шәһәренә бара торган юлда урнашкан. Русия гаскәрен кирәк яраклар белән тәэмин итүдә кулланылучы бу логистик хабтан Работинога кадәр аралык – якынча 20 чакрым. Алга таба Токмактан көньякта Мелитополь урнашкан – бу Украина контрһөҗүменең иң төп һәдәфләреннән берсе.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум