Югары Рада Рөстәм Умеровны Украина саклану министры вазифасына билгеләүне раслады. Моны хуплап 360 депутатның 338е тавыш биргән. Умеров намзәтен ил президенты Владимир Зеленский тәкъдим иткән иде.
41 яшьлек Умеров Үзбәкстанның Булунгур шәһәрендә, сөргенлектәге кырымтатарлар гаиләсендә туган. Ул берничә инвестиция фондында башкаручы мөдир булды. 2019 елда Югары радага сайланды.
2022 елда Русия сугыш башлаганнан соң, Украинаның сөйләшүләр алып бару төркеменә керде. Шул ук елның сентябрендә Украинаның Югары Радасы кырымтатар халкы корылтае делегаты, Мостафа Җәмилевның киңәшчесе Рөстәм Умеровны Украина Дәүләт милке фонды башлыгы итеп билгеләде.
- Умеров саклану министры вазифасында Алексей Резниковны алыштыра.
- Зеленский саклану министрын алыштыру карарын “Алексей Резников сугышның 550 көненнән артык үзенең вазифасында тора. Минем карашка, министрлыкка яңа алымнар һәм хәрбиләр белән дә, тулаем алганда җәмгыять белән дә мөнәсәбәтләрнең башка төрле форматлары кирәк”, дип аңлатты.
- Моңарчы министрлыкта һәм хәрби комиссарлар системында гаскәр өчен сатып алуларда коррупция белән бәйле берничә низаг булган иде. Аларны тикшергән чакта югары дәрәҗәле берничә түрә, шул исәптән саклану министры да вазифаларыннан җибәрелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум