Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты Башкортстандагы парламент сайлавында катнашмаска чакыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада киләсе биш елга 110 депутат сайлап куячаклар.

10 сентябрьдә Башкортстан Корылтаена депутатлар сайлау уза. Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты халыкны тавыш бирүне инкяр итәргә чакыра. Бу хакта комитетның Telegram каналында чыккан махсус мөрәҗәгатьтә әйтелә.

“Путинның сәяси режимында теләсә-кайсы сайлау профанациягә әйләнгән, “ничек тавыш бирүләре мөһим түгел, ничек саналуы мөһим” дигән принцип эшли, оппозиция лидерлары йә үтерелгән (Борис Немцов), йә төрмәгә утыртылган (Алексей Навальный, Айрат Дилмөхәммәтов, Лилия Чанышева), йә Русиядән читтә яши (Руслан Габбасов, Михаил Ходорковский, Илья Пономарев)”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Башкорт комитеты фикеренчә, федерализм өчен чыгыш ясаучы фиркаләр теркәлмәде һәм алар сайлауда катнаштырылмады. Шулай ук тавыш бирүдә Башкортстан бәйсезлеген яклаучы сәяси көчләр юклыгы да әйтелә.

“Шул сәбәпле Башкортстан ватандашларына әлеге электораль чараны инкяр итәргә һәм анда катнашып аны канунлаштырмаска чакырабыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

10 сентябрь — Русиядә бердәм сайлау көне. Быел да ул өч көн дәвам итә. Беренче көндә үк хәрәмләшүләр турында хәбәр ителде.

Быел Башкортстан Корылтаеның VII чакырылышына 110 депутат сайланачак. Алар киләсе 5 ел дәвамында парламентта эшләячәк. Моннан тыш, республиканың 772 авыл җирлегендә, 3 бистә җирлегендә дә сайлаулар уза.

Башкортстан иҗтимагый пулаты сайлауларга 6615 күзәтүче әзерләдек дип хисап бирде.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет җитәкчесе итеп чит илдә “Башкорт милли сәяси үзәге”нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башкорт сәяси мөһаҗирләре – Шамил Амангилдин, Айгөл Лион, Илшат Киньябаевлар керде.

Март ахырында комитет Башкортстанның барлык халкына Русиянең Украинага каршы агрессиясен хөкем итәргә һәм Путин режимы белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга чакырып мөрәҗәгать итте.

Сентябрь башында Башкорт комитеты азатлык гаскәре оештыруын игълан итте. Армия Украинаның кораллы көчләре нигезендә оештырыла һәм Украинада барган хәрби хәрәкәтләр чорында аның хәрби җитәкчеләренә буйсына дип искәртелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG