Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов өлкәсендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дүрт өлкән кеше яраланган, балалар җәрәхәтләнмәгән. Тугызынчы сыйныфта укыган һөҗүмчене тоткарлаганнар, төбәк башлыгы әйтүенчә, аның психик авыруы бар.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев Красный Десант хуторындагы мәктәпкә 15 яшьлек үсмернең һөҗүм итүен җиткерде. Дүрт өлкән кеше яраланган, балалар җәрәхәтләнмәгән. Тугызынчы сыйныфта укыган һөҗүмчене тоткарлаганнар, төбәк башлыгы әйтүенчә аның психик авыруы бар.

“Иртәнге 7:50 сәгатьтә Неклиновски районының Красный Десант хуторында пычак белән коралланган һәм йөзен битлек артына яшергән 15 яшьлек үсмер мәктәпкә керергә тырышкан вакытта дүрт өлкән кешене: өч хезмәткәрне һәм бер укучының туганын яралаган. Һөҗүм итүче шаһитләр тарафыннан тоткарланган. Ул шушы ук мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы булуы ачыкланган, психик авырудан интегә”, дип язган төбәк башлыгы үзенең Telegram-каналында.

Өлкәннәр җиңелчә яраланган, аларга медицина ярдәме күрсәтелә диелә.

  • 2021 елның 11 маенда Казандагы гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
  • Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.
  • Июньдә Башкортстанда "колумбайн" агымын пропагандалаган өчен 11 сыйныфта укучы кыз тоткарланды. 2022 елның языннан ул социаль челтәрләрдә яшьтәшләре белән язышкан һәм алар арасында белем бирү оешмаларына һөҗүм итү фикерен пропагандалаган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG