Accessibility links

Кайнар хәбәр

WSJ: АКШ һәм Русиянең тоткыннар алмашу сөйләшүләрендә Навальный исеме дә телгә алына


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Беренче чиратта Мәскәү Вадим Красиковны азат иттермәкче. Ул чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен Германиядә хөкем ителде. Красиков Русия махсус хезмәтләрендә эшләгән дип фаразлана. Әйтелгәнчә, Красиковны азат итүгә ирешергә Владимир Путин үзе кушкан.

Русия һәм АКШ тоткыннар белән алмашу турында сөйләшүләр алып баруын дәвам итә, алмашуга намзәтләр исемлегендә Русиядә хөкем ителгән оппозиционерлар, шул исәптән Алексей Навальный да бар. Бу хакта Wall Street Journal язмасында әйтелә, журналистлар Көнбатыш илләренең аноним калырга теләгән берничә түрәсенә сылтана.

Язмада әйтелгәнчә, беренче чиратта Мәскәү Вадим Красиковны азат иттермәкче. Ул – чечен фетнәчеләренең элекке кыр хәрби җитәкчесе Зелимхан Хангошвилины үтергәне өчен Германиядә хөкем ителде, Красиков Русия махсус хезмәтләрендә эшләгән дип фаразлана.

Тоткыннар белән алмашу сөйләшүләрендә АКШ ватандашлары: шымчылыкта гаепләнеп Русиядә хөкем ителгән Пол Уилан һәм Wall Street Journal-ның шымчылыкта гаепләнеп Мәскәү тикшерү изоляторында утыручы журналисты Эван Гершкович исемнәре дә яңгырый диелә.

Алмашуның катлаулырак схемасы да булырга мөмкин, анда исемлеккә сәяси тоткын дип танылган Русия оппозиционерлары, әйтик Алексей Навальный керергә мөмкин. Күптән түгел аны аерым тәртипле колониягә 19 елга хөкем иткәннәр иде.

Язмада әйтелгәнчә, Красиковны азат итүгә ирешергә Владимир Путин үзе кушкан. Бу мәсьәлә белән Иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев шөгыльләнә диелә.

АКШ төрмәсендә утырган һәм баскетболчы Бриттни Грайнерга алмаштырылган Виктор Буттан аермалы буларак, Красиков Америкага карамый, ул Германия төрмәсендә утыра. Бу да сөйләшүләрдә өстәмә авырлыклар тудыра дип яза басма.

  • Июльдә The New York Times газеты АКШ һәм Русия тоткыннар белән алмашу турында сөйләшүләр алып бара дип хәбәр итте. Моны АКШ президенты Джо Байден да раслады. Исемлекләргә АКШ ватандашларының гына түгел, Русия оппозиционерларының да керү ихтималы хакында The Wall Street Journal беренче тапкыр хәбәр итә. Әлегә Мәскәүнең җавабы булмады.
  • Красиков Вадим Соколов исеменә алынган документлар белән йөргән. Аны Берлинда 2021 елның декабрендә хөкем иттеләр. Мәхкәмә карарынча, ул Мәскәү заказын үтәгән. Мәхкәмә 2019 елда Хангошвилины Берлинда үтерүне дәүләт террорчылыгы акты дип атады. Журналист тикшеренүләрендә Красиков “Вымпел” махсус бүлекчәсе ветераны һәм ФСБның өлкән офицеры булырга мөмкин диелә. Мәскәү Хангошвилины үтерүгә катнашы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG