Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан блогеры Парвинахан Әбүзәрованы "дезертирлыкка чакыру"да гаепләп өч ел колониягә хөкем иттеләр


Казан блогеры Парвинахан Әбүзәрова
Казан блогеры Парвинахан Әбүзәрова

Хөкем карарын кичә, 11 сентябрьдә чыгарганнар. Тикшерү фаразынча, ул хәрбиләрне "махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атарга кушалар) катнашудан “баш тартырга чакырган”.

Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе блогер Парвинахан Әбүзәрованы Русия иминлегенә каршы эшчәнлек алып барырга чакыру маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 280.4 маддәсе, 2 өлеше, "в" пункты) өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта "ОВД-Инфо" җиткерә.

Хөкем карарын кичә, 11 сентябрьдә чыгарганнар. Тикшерү фаразынча, ул хәрбиләрне "махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атарга кушалар) катнашудан "баш тартырга чакырган".

Блогерны быел март ахырында тоткарладылар һәм өй сагына җибәрделәр. Февраль ахырында аның өендә тентү узды. Парвинахан Әбүзәрованы Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандаы тикшерүчесе чакырган, әмма ул моннан баш тарткан һәм теркәлгән урынында яшәмәгән. Аны федераль эзләүгә бирделәр.

Быел августта "Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" хәрәкәте Казаннан блогер Парвинахан Әбүзәрованы сәяси тоткын дип таныды.

"Дезертирлыкка чакырган" өчен эзәрлекли башлаулары аны сугышка каршы булуы өчен эзәрлеклиләр дип әйтергә мөмкинлек бирә", диелә хәбәрдә

  • Казаннан 30 яшьлек Парвинахан Әбүзәрова – танылган Instagram-блогер һәм хатын-кызлар өчен мөселман киемнәре дизайнеры.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Асылда илдә хәрби цензура кертелде, ул массакүләм мәгълүмат чараларына сугышны дәүләт күзлегеннән тыш яктыртуны тыя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG