Европа шурасы парламент ассамблеясенең (ПАСЕ) юридик мәьәләләр һәм кеше хокуклары комиссиясе Русияне диктатура дип атады һәм 2020 елда аның Конституциясенә төзәтмәләр кертелү уңаеннан борчу белдерде. Бу төзәтмәләр Русиянең хәзерге президенты Владимир Путинга 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирә", диелә комиссия белдерүендә.
Парламентарийлар фикеренчә, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы – диктатор режимнарының "халыкара тынычлыкка һәм иминлеккә, күршеләренең бөтенлегенә һәм сәяси бәйсезлегенә куркыныч тудыруын" күрсәтә.
"Русиядә демократияне торгызу – беренче чиратта Русия халкының, шулай ук Европаның һәм бөтен дөньяның мәнфәгатенә туры килә", дип искәртәләр комиссиядә.
Шулай ук парламентарийлар Русия җитәкчелеген һәм Путинны да гамәлләре өчен: Кырымны аннексияләүдән башлап, Донбасстагы сугыш һәм МН17не бәреп төшерү өчен җаваплылыкка тартырга тиешле махсус халыкара җинаять трибуналын булдыруны да хуплады.
- 2022 елның октябрендә ПАСЕ үзенең резолюциясендә Русияне "террорчы режим" дип атады.
- ПАСЕ-ның сәяси мәсьәләләргә кагылышлы резолюцияләре оешманың әгъза-илләре өчен мәҗбүри түгел.
- Былтыр мартта Русия Украинага каршы сугыш башлавы өчен Европа шурасыннан чыгарылган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум