Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Русия һәм Кытайның Төньяк Кореягә каршы чикләүләрдән баш тартуы турында белдерде


Лавров әйтүенчә, чикләүләр "бөтенләй башка геосәяси вазгыятьтә кабул ителгән" булган. Әлегә Пекин Мәскәүнең бу белдерүенә фикер әйтмәде. Көнбатыш илләре Русия һәм Кытай үзләре үк хуплап тавыш бирсә дә, бу чикләүләр режимын бозарга мөмкин дип берничә мәртәбә шикләнде.

Мәскәү һәм Пекин Төньяк Кореяга каршы кертелгән чикләүләрдән баш тартачак. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

Аның әйтүенчә, чикләүләр "бөтенләй башка геосәяси вазгыятьтә кабул ителгән" булган. Әлеге белдерүен министр Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның президент Владимир Путин белән очрашуыннан соң ясады. Видеосын "Россия" каналының хәбәрчесе үзенең Telegram-каналында чыгарды.

Төньяк Кореягә каршы чикләүләрне атом һәм ракет програмын үстерүе өчен БМО иминлек шурасы керткән иде, Кытай белән Русия аның даими әгъзалары. Көнбатыш илләре Русия һәм Кытай үзләре үк хуплап тавыш бирсә дә, бу чикләүләр режимын бозарга мөмкин дип берничә мәртәбә шикләнде.

Әлегә Пекин Лавровның бу белдерүенә фикер әйтмәде. 13 сентябрьдә Русия тышкы эшләр министрлыгы Кытай тышкы эшләр министры Ван Иның Мәскәүгә сәфәре булачагын игълан итте.

  • Бүген Амур өлкәсенең "Көнчыгыш" космодромында Русия президенты Владимир Путин белән Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын сөйләшүләре үтте.
  • Ким Чен Ын Төньяк Корея Мәскәү белән багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде.
  • Ким хөрмәтенә уздырылган рәсми төшке ашта Путин Мәскәү белән Төньяк Корея мөнәсәбәтләренә нигез 1945 елда ук салынган диде. "Ул чакта совет һәм корея солдатлары иңгә-иң япон милитаристларын юк иткән", ди ул. Аның сүзләрен ТАСС җиткерде. Ким "иптәш Владимир Владимир улы Путин хөрмәтенә" эчәргә тәкъдим иткән һәм " Русия халкы белән гаскәренең гегемония турында иллюзияләр коручы "явызлык өерен" җиңәчәгенә ышануын" белдергән.
  • Украинадагы сугышта Мәскәүне ачыктан-ачык хуплаган ике ил бар, шуларның берсе - Төньяк Корея, икенчесе – Сүрия. 2022 елда Русия сугыш башлаганчы Төньяк Корея иң күп халыкара чикләүләр кертелгән илләр арасында өченче урында тора иде. Хәзер – дүртенче урында. Аны һәм Сүрия белән Иранны Русия уздырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG