Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ "Ак Барс" банкына һәм Уфаның  "Башвзрывтехнологии" оешмасына чикләүләр кертте


Архив фотосы

Чикләүләргә Мәскәүнең "Москвич" заводы, "АвтоВаз", "Росавтодор", "Соллерс", "Ульян ядрә заводы" АҖ һәм башка хәрби һәм транспорт ширкәтләре эләккән.

АКШ финанс министрлыгы Ак Барс Банкка һәм Уфаның "Башвзрывтехнологии" оешмасына чикләүләр кертте. Бу хакта министрлык сайтында әйтелә.

Шулай ук чикләүләргә Мәскәүнең "Москвич" заводы, "АвтоВаз", "Росавтодор", "Соллерс", "Ульян ядрә заводы" АҖ һәм башка хәрби һәм транспорт ширкәтләре эләккән.

Моннан тыш Бельгия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Словения, Төркия, Үзәк Африка Республикасы ширкәтләренә дә чикләүләр кертелгән.

  • Узган ел 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.
  • Быел июль аенда АКШ Казан дары заводына һәм Башкортстанның алты оешмасына каршы чикләүләр кертте.
  • Гыйнвар аенда АКШ Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка карата санкцияләр керткән иде. Санкцияләргә хатыны Гөлсинә һәм аның LUCHANO ширкәте дә эләкте.
  • Былтыр мартта исә АКШ санкцияләре Казан боралак заводы, Күмертау боралак заводына да кертелде.
  • Татарстан президенты Украинага һөҗүме өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне укол белән чагыштыра. Аның әйтүенчә, "авырттырса да", республика аларга җайлашкан. "Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык, әмма башка юллар таптык", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG