Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалиндагы мәхкәмә Украинада сугышудан баш тарткан хәрбине 13 ел колониягә хөкем итте


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Элегрәк аны Луһански “халык республикасы”ндагы сугышудан бар тартучылар өчен лагерьдә тоткан булганнар диелә.

Көньяк Сахалин гарнизон хәрби мәхкәмәсе контракт белән хезмәт иткән хәрби – Максим Кочетковны Украинада сугышудан баш тартуы өчен 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта мәхкәмә сайтында хәбәр ителә.

Хәрбине мобилизация чорында дезертирлык кылуда (Русия Җинаять кодексының 338нче маддәсе 3нче өлеше) гаепле дип тапканнар. Мәхкәмә матбугат хезмәте искәртүенчә, моның өчен тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Әмма быел 27 февральдә Кочетковны хәрби бүлекчәне үзбелдекләнеп ташлап китү маддәсе нигезендә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән булганнар һәм шул җәза мөддәтен дә өлешчә өстәп куйганнар.

Тикшерү фаразынча, Кочетков "мобилизация чорында хәрби хезмәт бурычларын үтәүдән бөтенләй качу максаты белән, махсус хәрби операция барган урынга җибәрүләреннән качарга һәм тырай тибеп вакыт уздырырга теләгәнгә", 2023 елның 10 маенда Сахалин өлкәсендәге хәрби бүлекчәгә килмәгән. Шуннан соң Александровск-Сахалински шәһәрендә һәм Тымовски бистәсендә "вакытын үзе теләгәнчә уздырган".

9 июльдә Кочетковны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Sota басмасы аның исеме моңарчы The Insider һәм "Верстка" язмаларында телгә алынган хәрбинең исеме белән туры килүенә игътибар иткән. Әлеге медиаларда Русиянең 16 хәрбие һәм шул исәптән Максим Кочетков та сугышудан баш тарткан өчен 2022 елда фетнәчел Луһанскиның Красный Луч бистәсендәге элеккеге 19нчы колониядә тотылган дип язылган иде.

  • Элегрәк медиалар Русиянең сугышудан баш тартучыларны ябу өчен Украинада 15 төрмәсе бар, дип язган иде.
  • Былтыр сентябрь азагында социаль челтәрләрдә Башкортстанның Шәйморатов батальонына кергән ир-атларның бер өлеше Украина белән сугышудан баш тарткан һәм үзләрен өйгә кайтарып җибәрүләрен таләп итә, дигән хәбәрләр тарала башлаган иде. Берничә көннән Интернетта яңа видео чыкты: ул видеода, янәсе, Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атлар. Аларны билгесез җирдә ниндидер бүлмәдә тоталар, һәм, янәсе, беренче видеоролик чыкканнан соң, аларга "су һәм ризык бирмибез, бәдрәфкә сирәк чыгарырбыз" дип яный башлаганнар икән.
  • Апрельдә Татарстаннан мобилизациягә эләгүчеләрнең туганнары: ирләребезне идән астында тотып, "һөҗүмгә ризалашырга мәҗбүр итәләр" дип белдергән иде. "Алар анда күселәр кебек, ач һәм пычрак килеш утыра" дип сөйләде алар.
  • Әзерлексез сугышта катнашудан баш тартуы өчен Брянски өлкәсеннән 25 яшьлек Мартыновны фетнәчел Луһански һәм Донецкидагы өч идән асты аша уздырулары билгеле булды.
  • Русия президенты Владимир Путин исә мондый урыннар юк диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG