Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балалар" башкорт мультфильмының яңа серияләрен чыгару һәм татарчага тәрҗемә итү өчен акчаны краудфандинг ярдәмендә җыймакчылар


Мультфильмнан күренеш
Мультфильмнан күренеш

Бу кампания кысаларында авторлар, ким дигәндә, 2-3 яңа серия җитәрлек акча җәлеп итәргә планлаштыра. Яңа серияләр башкортча да, татарча да чыгачак.

Башкорт телен өйрәнү өчен мультфильмнар иҗат итүче "Балалар" проекты яңа серияләрен җитештерү өчен акчаны краудфандинг ярдәмендә җыярга тели.

Әлегә Boomstarter платформасында 100 мең сум, ә GoFoundMe сайтында 500 доллар җыелган.

Әлеге проектның идея авторы Илдар Киньябулатов Азатлыкка сөйләвенчә, краудфандинг аша җыелган акчалар мультфильм җитештерүдә катнашучыларның хезмәт хакы, салымнар һәм социаль кертмнәргә, шулай ук яңа серияне интернетта рекламалауга тотылачак.

Бу кампания кысаларында авторлар, ким дигәндә, 2-3 яңа серия җитәрлек акча җәлеп итәргә планлаштыра. Авторлар шулай ук проектка ярдәм итәргә әзер эре иганәчеләр һәм инвесторлар эзлиләр. Моннан тыш, проект Башкортстан республикасы грант акчаларын җәлеп итүне дәвам итә һәм яңа грантлар алуга гаризалар бирергә ниятли. Соңгы грант тагын 5 серия булдыруга җитәчәк.

Проект авторлары әйтүенчә, аларга дөньяның төрле тарафларындагы татар телле тамашачылардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Беренчедән, агымдагы краудфандинг кампаниясе вакытында җыелган акчага булдырылачак яңа мультфильмнар башта ук башкортча гына түгел, татарча да чыгачак. Икенчедән, алар каналдагы мульфильмнарның берничәсен яңа елга кадәр татар теленә тәрҗемә итәргә планлаштыра. Серияләрне шулай ук казакъ, саха (якут), кырымтатар һәм башка телләргә тәрҗемә итәргә телиләр.

"Балалар" – 5 минутлык кыска мультфильмнар, аларның һәр сериясе балалар өчен төрле кызыклы һәм файдалы темаларга багышланган.

Әлеге идея белән башкорт тел активистлары һәм IT-белгечләр Илдар Киньябулатов белән Раил Сәлимов 2014 елда ук чыга. 2019 елда авторлар Башкортостанда дәүләт гранты ала һәм мультфильмнарның беренче серияләрен төзи. Хәзер инде серияләр саны 18гә җитте.

Бүген проектның төп лидеры һәм җитәкчесе – Рузилә Киньябулатова, ул проектның продюсеры һәм менеджеры. Проект такымы зур һәм даими үзгәреп тора. "Балалар"дан тыш Рузилә музыка белән дә шөгыльләнә: җырлар яза, world music стилендә уйнаучы "Рузилә һәм тәмлекәстәр" музыкаль проектының вокалисты булып тора, шулай ук башкорт телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән башка проектларны алып бара.

Мульфильмнар ясауга Эльвира Галимуллина кебек рәссамнар һәм дизайнерлар, Башкортстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән аниматорлар, мөхәррирләр, сценаристлар өлешен кертә.

Аудиториянең күпчелек өлеше, якынча 90 проценты Русиядән. Каналны шулай ук Казакъстанда, Төркия, АКШ һәм Украинада карыйлар. Шулай ук Британия, Мексика, Коста-Рика һәм Индонезиядән дә тамашачылар бар. Русия төбәкләрендә барыннан да бигрәк Башкортстанда (аудиториянең яртысы), Татарстанда, Мәскәүдә, Чиләбе өлкәсендә, Самар һәм Оренбург өлкәләрендә карыйлар.

  • Дәүләттән милли проектларга ярдәм әз булганлыктан, тел активистлары үз проектлары өчен акчаның бер өлешен краудфандинг ысулы белән җыя. Былтыр шундый юл белән акча җыеп, татар телендә табигать турында "Яшел китап" дөнья күрде.
  • Былтыр шулай ук краудфандинг юлы белән "Микулай" фильмына акча җыю оештырылган иде. Режиссер Илшат Рәхимбай 1,5 млн сумнан 784 мең сум җыя алды.
  • Шулай ук "Планета" краудфандинг мәйданында композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Мубайның уртак музыкаль альбомын яздыруга акча җыю игълан ителде. Җыентык "Ике ярда" дип аталачак. Альбомны яздыру һәм чыгару өчен 650 мең сум кирәк булачак диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG