Русия думасының Омски өлкәсеннән депутаты Олег Смолин мәктәпләрдәге тарих дәреслекләренә Украинадагы сугыш һәм Кырымны аннексияләү турындагы бүлекләр кертүгә каршы чыкты. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.
"Әлегә кадәр тарих дәреслегенә иң соңгы вакыйгаларны кертергә тырышу уңышсыз төгәлләнде", дип яза Смолин. Аның фикеренчә, "объектив бәяләмәне вакыйгалар төгәлләнгәннән соң гына биреп булачак". Соңгы тарихи чор 2022 елның 24 февралендә башлана, аны "тарих дәреслегендә билгеләп үтәргә" була, әмма "тарихи концепцияләрне" кертергә кирәкми, ди Думаның КПРФтан депутаты.
2022 елның февралендә Олег Смолин Украина җирләрендә Русиянең хәрби гамәлләр кылуның кирәк булуына шикләнгән иде. Аерым алганда ул Донбасстагы "хәрби операция" Украинаны коралсызландыра алуында шикләнде. Смолин уйлавынча, әгәр Украинада куелган максатларга ирешелмәсә, "бу карар өчен халык артык күп түләячәк".
- Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак, балалар хәрби әзерлек узачак һәм хезмәткә тартылачак. Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "махсус хәрби операция" дип атала, ә аның максаты – "Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" диелә. Шулай ук "Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте", дип язылган.
- Татарстанга шундый 63 мең дәреслек кайтты. Башкортстанның да 74 мең яңа тарих дәреслекләре сатып алуы хәбәр ителгән иде. Шуның 72,2 меңе Башкортстан, ә ике меңе фетнәчел Луһански "халык республикасы" мәктәпләре өчен алынган.
- Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум