Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балаларны сәясәткә катнаштыру – җинаять". Сугыштан качкан Казан укытучысы фикерләре


Закир Собханкулов
Закир Собханкулов

Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.

Бүген – Украинада барган сугышның 224 көне, 7 ай дәвам иткән сугыш инде Русиянең һәр гаиләсенә шакып үтеп керде. Путин игълан иткән "өлешчә мобилизация" аркасында сугышка чакыру кәгазьләрен алган ирләр өеннән, гаиләсеннән йолкып алынды. Татарстан белән Башкортстан ирләре арасында сугышка китәргә тиешле укытучылар да бар. Күп түгел, әмма бу әлегә генә. Мөгаллимнәр бүген һөнәри бәйрәмнәрен – Укытучылар көнен билгели.

Озак еллар хакимият укытучыларны төрлечә үз мәнфәгатьләрендә файдалана. Түбән хезмәт хаклары алган укытучылар бюджет тагарагыннан ашый дигән сылтау белән аларны хәрәмләшүләр белән узган сайлауларда катнаштыралар, эреле-ваклы түрәләрне каршылаганда да аларны тиз генә оештыралар. Бүген исә алар хакимият кушканча балаларда патриотизм хисләрен тәрбияли, аларга яңа максатлар куелды. 2017 елда Русия прокуратурасы Татарстан белән Башкортстан мәктәпләрендә республика дәүләт телләрен укытуны тыйды, аннары канун артыннан канун чыгарып, федераль стандартларга үзгәрешләр кертеп, дәресләр саннары кыскарып бетте. Татар һәм башкорт телләре укытучылары күбесе эшсез калды. Әмма болар онытылы, үпкәләр йотылды, республика мөгаллимнәре бөтен Русиядәге педагоглар кебек баш иеп Русия хакимиятенең ялганына тотылды һәм шуны тарату эшендә катнаша.

Азатлык Казанның төрле алдынгы мәктәпләрендә инглиз телен укыткан, әмма Русия Украинага басып кергәч, гаиләсе белән чит илгә китәргә мәҗбүр булган укытучы белән әңгәмә тәкъдим итә.

Закир Собханкулов – 38 яшь, инглиз теле укытучысы. FeelEng исемле үз шәхси методикасы нигезендә инглиз телен укыта. Төрле илләрдә эшләп өлгергән. Тумышы белән Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәреннән, әтисе – Казан татары, әнисе – кырымтатар. 2008 елда Казанга килеп урнаша, гаилә кора. Өч бала әтисе. 2022 елның 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң гаиләсе белән илдән чыгып китә.

— Закир әфәнде, Сез Казанда билгеле укытучы идегез, кәттә мәктәпләрдә укыттыгыз, өч балагыз белән Татарстаннан чыгып китүегез нәрсәгә бәйле булды?

Балаларымның Русиянең милитар систем корбаннары булуын теләмәдем

— Сугыш. Мин төрле мәктәпләрдә эшләдем, балалар белән тыгыз эш иттем һәм эшемне яратам, балаларны яратам, аларга белем бирү шулкадәр ләззәт бирә миңа, күз алдыгызга да китерә алмыйсыз! Барысы да яхшы, барысы да шәп бер караганда, әмма уку-укыту системына сугыш, хәрбилек темасы килеп керде. Дөрес, бу ялт итеп кенә барлыкка килмәде, еллар дәвамында тамызылып торды, өстәлде, чүмәлә үсә генә барды. Чишмә башы кайчан башланганын күпләр белә. Хәлләрнең начар якка авышуы 2014 елда башланды. Соңгы елларда исә процесс тизләтелде. Мин үзем теләгәнчә эшли алмадым. Һәр сүзне үлчәп ачарга кирәк, балалар сорау бирә, ә мин үзем белгәнчә аңлата алмыйм. Ялганларга намусым бирми. Мин берничек тә Украинадагы сугышны кешеләрне коткару операциясе дип әйтә алмыйм. Бусы – бер. Икенчедән, үз балаларымның икесе мәктәптә белем ала. Мин аларның Русиянең милитар систем корбаннары булуын теләмәдем. Әле марш булып йөриләр, әле ниндидер кинолар карыйлар, әле гимн җырлыйлар. Кирәкми, баш миләрен чүп-чар белән тутырмасыннар, дошманлык хисен сеңдереп агуланмасыннар дидек хатын белән. Тоттык да тәвәккәлләдек. Без яз көнне үк чи илгә чыгып киттек. Мин бүгенге хәлләр буласын чамалаган идем.

— Яз көне әле "Разговоры о важном" кебек патриотик дәресләр, маршларда атлаулар юк иде бит. Шулай да бетте, җитте дигән соңгы тамчы нинди булды?

— Моны аңлагыз: Русиядәге мәктәп системы нык консерватив, ябык систем. Мин аны төрмәгә охшатам. Барысы да төгәл кагыйдәләргә нигезләнә. Төрмәнең максаты кешене төзәтү булса, мәктәп исә балалардан үзгәлекне юкка чыгару, барысын да бер калыпка салу эшен башкара.

Укытучылар әләкләр язган, мөдиргә әйткән

Минем дәресләремне ничек алып баруым белән төпченәләр, бусы ничек, тегесе ничек һәм, ни гаҗәп, бу тәҗрибә уртаклашу да, миннән өйрәнү дә түгел, ә нәкъ контрольга алу икәне аңлашылды. Ник сезнең дәресләрдә балалар тик кенә утырмый, ә тавышлана, көлә дип сорыйлар иде миннән. Башка укытучылар өчен бу кысалардан чыгу кебек кабул ителә. Ягъни болай булырга тиеш түгел, укытучыны балалар тыңларга тиеш һәм башкалар. Ә мин балаларны диалогка чакырам, бәхәсләшергә өйрәтәм. Көлсеннәр, сөйләшсеннәр, аралашсыннар гына, ачылсыннар гына! Телләрне өйрәнергә кирәкме дигән бәхәс оештырдык бермәл, каршы фикерләр әйтергә, дәлилләргә өйрәтәм шул рәвешле. Укытучылар мин балаларны дөрес булмаган әйберләргә өйрәтәм дигән нәтиҗә ясаган булып чыкты. Үземә әйтсәләр бер хәл. Мөдиргә әйткәннәр, ягъни укытучылар әләкләр язган. Мәктәп мөдире нишләсен? Мине чакырта, сораша, шелтәли. Мин акланырга тиеш булып чыгам. Бу — укытучылар эшеме?

Улымның сыйнфыныда да "донос" язу системы кертелүен күреп эләктереп алдым. Бу да минем чыгырымнан чыгарды. Укытучы балаларга сыйныфташларыгыздан кем дә кем кагыйдәләрне боза, яки начар эшләр эшли, мәсәлән, нидер вата икән, аны теркәп барыгыз яки миңа әйтегез дигән. Анннары ай ахарында иң күп начарлык кылган балаларны аерып, монда әләкләрне санау ярдәм итәчәк булып чыга, аларның ата-анасы мәктәпкә чакыртылачак, сөйләшү булачак дип аңлаткан. Табличка да ясаган ул. Мондый систем Кытайда бар, кеше баллар җыйса гына ниндидер дәрәҗәгә менеп дәүләт льготаларын куллана ала. Һәм шуңа охшаш системны улым укыган мәктәптә кертергә маташалар, шаккаттым. Бу беренче карашка балачага уены кебек, балачага әләге нәрсә инде ул дип уйларга була, әмма аннары ул коточкыч хәлләргә китерә ала.

Русия мәктәп системына юнармия күренеше килеп керде. Бөтен төбәкләрдә ул бар. Патриотизм, җиңү, сугыш темасын балаларның башына сеңдерү ошамый, парад дип балаларны тезеп бастырулары да ошамый.

Миңа эшләргә ирек бирмделәр дип әйтә алмыйм, мәктәп мөдирләре белән уртак тел таба алдым. Без китәргә карар кылганда әле "Разговоры о важном" дәресләре дә әле юк иде, бүгенге кебек унификацияләү дә юк иде, әмма кая таба тәгәрибез, кая барып төртеләбез – боларны чамалап булды. Хәзер укытучылар алдан ук еллык планын язып чыгарга тиеш дип беләм. Укытучы нишли, нинди сүзләр сөйли - барысы да контроль ителә, языла.

Русия Украинага бәреп кергәч, мәктәп балалары яныма килә дә: "Ә ни өчен Украина безнең белән сугыша? Без аларга бит бернинди дә начарлык эшләмәдек" дип сорый. Мин киресен аңлатам, әмма мине кистерәләр. Мин берничек тә кире сукалый алмыйм. Мәктәпне, балаларны сәясәткә китереп кертүләре зур хата. Балаларның аңы, күңеле белән уйнау – җинаять. Мин моның белән берничек тә риза була алмыйм. Калсам, үз фикеремне әйтер идем, ләкин бөтен юлларны ябаралар иде.

— Балаларыгыз ничек моны кабул итте?

— Алар моны озын сәфәр, маҗара итеп кабул итә әлегә. Русия мәктәпләрендә онлайн да укып була, әмма үзебез теләмәдек. Укытуны өйдә оештырдык, мин инглиз телен онлайн укытам.

— Русия дәүләтенең укытучыга мөнәсәбәте нинди?

— Дәүләт укытучыларны БДИны 100 баллга тапшыручы укучылар ясаучы итеп күрә. Бу эшне шалт-шолт конвейрга салсаң, син дәүләтнең яраткан мөгаллиме буласың, сиңа мактау кәгазе бирәләр, син макталасың да. Әгәр дә Русияне алгы сафка чыгарсаң, афәрин! 100 баллыларны җитештермисең икән, һаваны ябалар, кем инде син дигән караш булачак. Шуңа да мәктәпкә баллар җыю, ярыш килеп керде, коточкыч кәгазь боткасы, бюрократия, укытучылар гел хисап яза, гел диплом җыя. Аларны һәрвакыт кемдер тикшерә, контроль итә... Минем өчен бу мәхшәр.

Мәктәптә очраклы кешеләр күп

Минемчә, мәктәптә бары тик сәләтле укытучылар гына эшләргә тиеш. Балаларны яраткан мөгаллимнәр генә булырга тиеш мәктәпләрдә. Бик баналь фикер, шулаймы? Ничек балаларны яратмыйча мәктәптә эшләп була?! Эшлиләр шул. Мин төрле мәктәпләрдә укыттым, төрлесен күзәттем. Мәктәптә очраклы кешеләр күп, алар арасында менә бераз эшлим дә, аннары күз күрер дип килеп эләгүчеләр дә байтак. Акчасы күп түгел, әмма тамып тора, соципотека да алып була дип урнашучылар да бар. Чынында укытучыларның хезмәт хакы бик түбән, шуңа анда профессионаллар килми. Мәктәпкә эшләргә кил дип кызыктыру авыр. Шуңа да күп очракта өлкән укытучылар эшләп кала, аларның эшләре бер калыпка салынган, берничә елдан барыбер пенсиягә чыгам дигән уй белән механик рәвештә эшкә килә, укыта, кайтып китә. Бу – мәктәп мөдирләренең авырткан сөяле, җаны-тәне белән мәктәп өчен эшләгән мөдирләр яхшы укытучыларны тапса да аларга уңай шартлар оештыра алмый. Юк акча! Кесәсеннән чыгарып түли алмый.

Әле ата-аналарның да укытучыга мөнәсәбәте бар бит. Бу аерым бер зур тема. Әмма әйтеп китәм шулай да. Алар да баласына карата шәхес культын тудыра, баланы укытучыдан өстен куя, әле бала алдында аны хурларга, сүгәргә дә мөмкин. Чынында укытучы ата-анага да, балага да, мәктәп мөдиренә дә яраклашырга тырыша. Өзгәләнә, ваклана. Ул түрәләрдән дә курка, ул тикшерүдән дә шүрли, ата-ана начар сүз әйтмәсә ярар иде дип дер калтырый.

— Русиядә узган барлык сайлаулар укытучылар ярдәмендә уза, мәктәпләрдә оештырыла, сайлау комиссияләрендә мәктәп мөдирләре, укытучылар була. Димәк хәрәмләшү эшендә аларның да катнашы бар. Икенче яктан алар балаларга гаделлек, мәрхәмәтлек турында сөйлиләр. Күпләр моны икейөзлелек дип бәяли. Сез аралашкан укытучылар арасында хакимияткә ялчы булып йөрүнең уңай нәтиҗәсе була алмый дигән фикергә килүчеләр бармы?

— Менә әләк системы барлыкка килде дидем бит. Ул бит мәктәп мөдирләреннән төшерелгән фәрман түгел, укытучылар мондый эштә еш кына үзләре инициатива күрсәтә. Әмма укытучылар бер-берсеннән аерыла, барысы да шундый дип әйтү урынсыз. Укытучылар арасында СССР вакытында яки 90нчы елларда эшли башлаганнар бар. Алар Путин яклы да, Путинга каршы да булмаска мөмкин. Алар бер кысаларга китереп кысылган кешеләр. Әмма укытучылар арасында "идейный"лар бар. Алар гел алгы сафта, алар балалар ничек уйларга тиеш, үзләрен бу фикер дөрес, бусы начар дип бәя бирергә хокуклы дип саный. Андый "идейный"лар белән аралашканым булды. Дәүләт безгә акча түли, без аны ничек тәнкыйтьли алабыз дип шакката. Сезгә түләнгән акча дәүләтнеке түгел, ә салым түләүчеләрнең акчасы дип аңлатып карыйсың, кабул итмиләр. Алар без патриотларны тәрбияләргә тиеш дигәнгә инанган. Менә шундыйлар хәрәмләшүләрдә дә, агитация алып баруда да катнаша.

"Идейный" укытучылар куркыныч кешеләр һәм алар балалар белән аралаша

Аларда бернинди дә анализ ясау юк. Безнең илгә һөҗүм иттеләр, нинди генә дәүләт булмасын, без дошманнарга каршы берләшергә тиеш дип саный. Шундый укытучылар аркасында патриотизм сүзе сүгенү сүзенә әйләнде дә. Андый кешеләр белән аралашып булмый, алар без өлкән, күбрәк беләбез, энем дип кенә сөйләшә. Бу – куркыныч кешеләр һәм алар балалар белән аралаша. Алар сугышны үзенчә аңлата һәм ялгыш кына сыйныфта бер бала каршы дәшсә, Русия бәреп керде бит дигән фикергә ишарә генә ясаса да, ул бала "изгой"га да әйләнәчәк, ата-анасы киресен сукалый икән дип нәтиҗә ясап читләштерә дә алалар. Акыллы ата-ана баласы белән аралашып бу вакыйгаларга карата баланслы фикер йөртергә, укытучы сүзенә тулысынча ышанырга ярамагын өйрәтер. Әмма мондый ата-аналар күпме? Баласы белән сөйләшмәгәннәр, төрле хәлләргә анализ ясарга өйрәнмәгән укучы исә "идейный" укытучыга эләгеп, мәктәп пропагандасының корбанына әйләнә ала. Һәм бу бик кызганыч.

— Укытучылар нәрсәдән курка соң? Туган тел укытучыларына турыдан-туры, сез беркем түгел, дип әйтелде, әмма алар барыбер бу системга ябышып ята, аны аклый.

— Хәерчелеккә бәйле бу. Барысы да диярлек кредитка баткан. Каршы сүз дәшсәм, эшсез калам, ничек яшәрмен дип борчыла. Укытучылар сыгылмалы түгел, яңа заманга авыр яраклаша. Укытучы мәктәп җитәкчелеге белән килешмәскә мөмкин, чык та кит, хәзер бит онлайн укытып була, яки репититорлык белән акча эшләп була. Әмма укытучылар курка. Тәвәккәллек юк. Технология белән дус түгелләр, интернетны эштә куллана белмиләр. Мин бит укытучы, эшсез калсам, нәрсә, сәүдәгә китәмме дип уйлый да, моны аска тәгәрәү дип кабул итә, хурлана. "Пятерочка" кибетендә эшлимме инде мин дип күз алдына китерә дә юк, мәктәптә тынычрак ди. Сәүдә итәргә хурлана, әмма тикшерүчеләр алдында калтыранып торырга хурланмый. Алар алдында коелып төшә педагог. Тикшерүчеләр килә дип балаларны бер ай буена дәрестә ничек җавап биререгә кирәклегенә өйрәтә, репетицияләр уздыра. Шулкадәр күз буяу бит бу! Валлаһи, һаман исән бу күренеш.

Аннары укытучылар шулкадәр бу хакимияткә ышана, телевизор сүзе, мөдир сүзе, түрә яки президент сүзе Коръән кебек кабул ителә. 100 процент ышану һәм буйсыну. Эштән китүчеләр бар ул.

— Укутучылар гына түгел, Русиянең күпчелек кешеләрендә телевизор сүзенә, түрәләргә 100 процент ышану чире бар. Тәнкыйди караш булмау, мантыйклы анализ ясамау, сораулар бирә белмәү, кемнеңдер фикерен шик астына кую, дәлилле итеп сөйләшә белмәү мәктәпкә барып тоташа. Анда боларның берсе дә өйрәтелми бит. Шулаймы?

Русия мәктәпләрендә тоталь күренеш – балалар сорау бирми

— Нәкъ өстенә бастыгыз! Мәктәптә фикерләргә өйрәтелми, ләкин бу Русия гына проблемы түгел. Кытайда да нәкъ шулай. Аудитория студентлар белән тулган, мин алардан аерым вакыйгага карата фикерләрен сорадым. Берсе берни әйтми. Дәшмиләр, тып-тын. Русиядә дә нәкъ шулай. Безнең мәктәпләр белем бирүгә корылган, фәлән кадәр күләмдә мәгълүмат бар, шуны укытучы балага тапшырырга тиеш. Бетте. Башкарылдымы? Әйбәт булган. Ә уйлау, анализ ясау, фикерләү юк. Укытучы баланы бар нәрсәгә дә риза булмаска да мөмкин дип өйрәтми. Ә аргументлар китереп бәхәсләшергә дә, үз фикереңне якларга да өйрәтергә дә кирәк, сораулар бирә белергә тиеш бала. Русия мәктәпләрендә тоталь күренеш – балалар сорау бирми, укытучы сүзе ташка сугылган.

Ни өчен болай? Сораулар бирергә өйрәтсәң, бу балалар гел сораулар биреп йөдәчәк, алар казыначак. Бу — уңайсыз балалар. Дәүләткә мондый кешеләр кирәкме? Юк. Уңайлы, сорау бирми торган балалар гына кирәк мәктәпкә дә, дәүләткә дә.

— Сез инглиз теле укытучысы буларак татар телен өйрәтүнең нинди җитешсезлекләрен күрсәсез? Читтән караш, бәлки, файдалы булыр?

— Баштагы проблем ул телне өйрәнүгә кызыктыру булмау иде. Татар телен укырга мавыктыру максаты куелмаган. Фән бар, укырга кирәк, бетте-китте. Заманга яраклашу да булмаган. Британиянең аерым институтлары инглиз телен өйрәнүнең әллә нинди ысулалын уйлап таба, гел эзләнә, кешеләрне инглиз телен укырга, өйрәнергә кыстыйсы да түгел кебек хәзер, әмма барыбер тулы бер институт эшли һаман да. Татарстанда бу бармы? Юк.

Аннары чыннан да, нигә кирәк бу татар теле дигән сорау калкып чыкты, аның кулланышы тар, телне белү өстенлекләре кешеләргә аңлатылмаган. Татар теле укытучылары арасында да чын профессионаллар, заманча фикерли торганнар аз. Дәресләр саны булган, әмма сыйфат аксаган.

Мәскәү татар телен мыскыл итүне максатчан рәвештә башкарды

Русия хакимияте 2017 елда татар телен мотлак укыту системын бетереп барысына да бу тел кирәксез икәнен күрсәтте. Федераль үзәк чыгарган мәгариф стандартлары нигезендә сәгатьләр нык кимеде. Бу татар телен мыскыл итү һәм бу эш максатчан рәвештә башкарылды. Моны Мәскәү башкарды. Әкренләп шушы хәлгә китерделәр. Бу ачыктан-ачык биткә төкерү булды.

Укытучыларга бик авыр. Алар эшсез калды. Алар психологик басым астында яшәде. Бүген атнасына 2-3 дәрестә ничек татарчага өйрәтеп була? Әле ата-аналар да артык атлыгып тормагач, укытучы күңел төшенкелегенә бирелде, ничек булдырам, шулай укытырмын инде дия дә куя...

— Гомумән, мәктәп системын үзгәртеп буламы?

— Була. Бертуктаусыз тикшерүләрне туктатырга һәм укытучыларны хисап документларын тутырудан азат итәргә. Укытучы — иҗат кешесе. Ирекле итеп эшләсен, зинһар?! Бу ярамый, теге ярамый, РОНО ни дияр дип кысаларга кертү тукталырга тиеш. Хәтта бүгенге ФГОС кысалырында да балалар белән эшләп була. Күтәрегез хезмәт хакларын укытучыларга! Кораллану, сугыш оештыру урынына кулланылган акчаны мөгаллим лаеклы яшәсен өчен хезмәт хакын түләгез. Бүген укытучы алган хезмәт хакы Русия өчен хурлык булырга тиеш. Саклагыз укытучыларны, хәлең ничек, укытучы дип кешечә сорагыз һәм мәсьәләсен хәл итегез.

Мәктәп ул шул ук дәүләтнең кечкенә моделе

Шуны да аңларга кирәк. Мәктәп ул шул ук дәүләтнең кечкенә моделе. Дәүләттә ниләр барганын беләсең килсә, мәктәпкә бар, диләр. Нәкъ шулай. Сәяси систем үзгәрмичә, демократиягә борылыш булмаса, мәктәп тә үзгәрмәячәк. Финляндия дә ялт итеп кенә иң яхшы мәктәп системы булган дәүләткә әверелмәде, талаш-елаш аша ирешелде, тыртыштылар, әмма үзенекенә ирештеләр. Иреклеккә борылыш булганда шунда ук мәктәп тә уңай якка үзгәрәчәк.

— Сугышка чакыру кәгәзьләрен укытучылар да алган очраклар бар. Балаларны укытыр урынына мөгаллим кеше үтерергә китәргә тиеш була, әллә әйләнеп кайта, әллә юк. Менә бу хезмәттәшләрегезгә нәрсә киңәш итәр идегез?

— Коточкыч хәлләр кичерәбез. Чит илгә китү, китмәүне һәр кеше үзе хәл итә. Кеше үз хәлен үзе генә белә. Китәргәме, калыргамы — катлаулы мәсьәлә. Әмма өлешчә мөбилизация дисәләр дә, ялган икәнен беләбез, карап тормыйча барысын да алып китәләр.

Укытучылар балалар белән калырга тиеш, шуңа да бу очракта төрле сәбәпләр белән сугышка китмәс өчен тырышырга кирәк дип киңәш итәр идем. Төрле чараларны күрсен иде кешеләр. Килеп чыкмый икән, китәседер... Бу системда яшәү лоторея оту кебек, бәлки, Аллаһ рәхмәте белән сине күрми калырлар, әмма шул ук вакытта күреп алып сугыш утына да ыргыта алалар. Китү дә авыр, беркайда да беркемне көтеп тормыйлар. Тормышны яңадан башлыйсы.

Мин китүемә өзгәләнмим, әйе, сагынам, Казанда туганнарым, дусларым калды. Әмма мин балаларны алдамыйм, үз балаларым да ялган төшәнчәләр белән агуланмый. Шуның белән күңелем тыныч.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG