Кытай хакимиятләренең дроннар экспортына керткән чикләүләре аларны Русиягә кайтартуны катлауландырган һәм кайбер компонентлар, әйтик тепловизорлар кытлыгына китергән. Кытай дроннарын сатучылар параллель импортны җайга салырга тырыша, әмма каршылыкларга тап була, шул исәптән Казакъстанда да – анда да бу көннәрдә дрон кертү процедурасын кырыслаттылар, дип яза "Коммерсантъ"
Басма әңгәмәдәшләре сөйләвенчә, Русиядә дрон җитештерүче эре ширкәтләр кирәк-яраклар запасы ясап куярга җитешкән, алар Кытай сатучылары Русиягә сату өчен лицензия һәм таможня хезмәтенең рөхсәтен ала алыр, дип өметләнә. Әмма бу документларны ясату өчен бер елга кадәр вакыт китәргә мөмкин. Моның өчен башта дронның хәрби максатларда кулланылмаячагын дәлилләргә һәм ахыр чиктә бу кемгә тапшырылачагы турында мәгълүмат бирергә кирәк.
Әгәр кытай сатучысы лицензия таләпләрен бозса, аңа административ җаваплылык, ә белә торып бозган очракта – җинаять җаваплылыгы яный.
2023 елның 1 сентябреннән Кытай дүрт килограммнан артыграк булган, күп дигәндә җиде килограмм авырлык белән 30 минуттан артык оча алырдай, объектлар ташып, аларны җиргә ташлардай дроннар экспортын ике елга чикләде.
Шуннан соң Русиягә мондый җиһазларны да, аларның алмаш өлешләрен сату да билгесез вакытка кадәр тукталды.
RuDrones ширкәте баш мөдире Дмитрий Дацыков әйтүенчә, август аенда пилотсыз очкыч җитештерүчеләр нәрсә ала алган, бөтен әйберне күпләп сатып алган: "Камералар, датчиклар, мотор контроллерлары, дроннарга каршы җиһазлар", ди ул.
Кытай экспорт чикләүләре керткәннән соң, җитештерүчеләрдән дроннар һәм аларга алмаш өлешләр кайтарту белән бәйле зарлар килмәде, дип белдергәннәр Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында. Министрлыкта әйтүләренчә, җитештерүчеләрне запасларны арттырырга кирәк дип алдан кисәткән булганнар.
АКШның Middlebury College уку йорты фәнни хезмәткәре, экспорт контроле белгече Эрик Вудс The Insider-га сөйләвенчә, Пекин Көнбатыш санкцияләреннән качып калу өчен контроль керткән кыяфәт кенә ясый, әмма чынлыкта бу чаралар Русиягә һәм Украинага кытай дроннарын алга таба да куллануга комачау итәчәге шикле.
- Моңарчы Кытай берничә тапкыр нейтралитет саклавын һәм низаг зоналарына корал сатмавын әйткән иде.
- Америка күзләве мәгълүматынча, 2023 елның язына Кытай Русиягә кимендә 12 миллион долларлык пилотсыз очкычлар һәм аларның кирәк-яракларын саткан.
- Шул ук вакытта Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум