Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казандагы күпкатлы йорт ишегалдында гранат шартлаткан хәрби берничә тапкыр хөкем ителгән булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

ASTRA мәгълүматынча, 37 яшьлек Кирилл Шульга 13140нчы хәрби бүлекчәдә контракт белән хезмәт иткән, ул моңарчы талау, документлар урлау, акча белән бәйле хәрәмләшү, исерек килеш машина йөртү кебек маддәләр нигезендә хөкем ителгән. Гранат шартлаткан өчен аңа хулиганлык турында җинаять эше ачылган.

Казанда күпкатлы йорт ишегалдында гранат шартлаткан ир моңарчы берничә тапкыр хөкем ителгән булган, ул 13140нчы хәрби бүлекчәдә хезмәт иткән. Моны ASTRA ачыклаган.

14 сентябрьдә Казанның Глушко урамындагы торак йорт ишегалдында "Z" тамгалы хәрби кием кигән ир үзе әйтүенчә, яктылык-тавыш гранатасы шартлатты. Янәшәдә генә хатын-кызлар һәм балалар да бар иде. Беркем җәрәхәтләнмәде.

ASTRA мәгълүматынча, 37 яшьлек Кирилл Шульга 13140нчы хәрби бүлекчәдә контракт белән хезмәт иткән, ул моңарчы талау, документлар урлау, акча белән бәйле хәрәмләшү, исерек килеш машина йөртү кебек маддәләр нигезендә хөкем ителгән. Аны иң соңгы тапкыр быел талау маддәсе нигезендә хөкем иткәннәр. Ир 2025 елга кадәр административ күзәтү астында булган. Әмма бу аңа хәрби хезмәткә китү өчен контракт төзергә комачау итмәгән.

15 сентябрьдә Кирилл Шульгага каршы хулиганлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта ул тоткарланды һәм Казанның 64424нче хәрби бүлекчәсендә тотыла.

  • 14 сентябрьдә Казандагы күпкатлы йортларның берсе ишегалдында хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан иде.
  • 2 август көнне Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Юлны шартлатам дип янады. Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар. Август ахырында ул тикшерү изоляторында үзенә кул салды.

  • Гыйнварда Русия баш прокуратурасы статистика чыгарды, аңа ярашлы 2022 елда Русиядә корал һәм шартлаткычлар кулланып җинаять кылулар саны ике мәртәбә арткан. Кораллы җинаятьләрнең күпчелеген хәрби хезмәткәрләр кылган диелде.
  • Русия гарнизон мәхкәмәләре статистикасын өйрәнгән "Вёрстка" басмасы исә Украинага каршы сугышып кайткан кимендә 42 русияле корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч маддәләр үзләштерү, саклау һәм йөртү маддәсе нигезендә гаепләнеп мәхкәмә каршына баскан, дип хәбәр иткән иде.
  • Мәхкәмә карарларыннан күренгәнчә, русияләр фронтта табылган утлы коралларны яки кулланылмаган патроннар һәм гранатларны үзләренә ала. Алар бронежилетлар, йокы капчыклары, рюкзакларында аны хәрби бүлекчәгә китерә, соңрак яшерә, ә өйләренә ялга кайтканда яннарына ала, диелде. Сугыштан корал алып кайта алучыларның аларны фатирларында һәм дачаларында саклавы әйтелде.
  • Медиа чаралары моңарчы берничә мәртәбә сугыштан әйләнеп кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында язды.
  • Әйтик, былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG