Башкортстанда бер ата-ана баласын башкорт теленә мәҗбүри укытуларына зарланып республика башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Үзен Екатерина дип күрсәткән ханым кайсы мәктәп турында сүз баруын тәгаенләми. Аныңча, Башкортстанның "барлык мәктәпләрендә" көчләп башкорт телен укыталар.
"Мәктәпләрдә тәртип урнаштырыгыз. Алар нәрсә тели, шуны эшли, алар өчен кануннар юк. Бар нәрсәдә дә алдыйлар. Башкорт теле мәҗбүри фән, туган тел һәм әдәбият — мәҗбүри предмет, диләр. Дәресләрне төрле сайтлар аша узарга мәҗбүр итәләр, моны да кирәк дип әйтәләр. Гәрчә, бу өч пункт та ата-аналар ризалыгы белән өйрәтелә ала.
Тавыш күтәреп баш тарта башласаң, балаларны мыскыл итәргә тотыналар. Уфаның барлык мәктәпләрендә, Уфада гына түгел, бөтен Башкортстанда шундый хәл. Барлык мәктәпләрдә дә тикшерү үткәрегез. Проблем хәл ителсен өчен тагын Путин тыкшыну кирәк мени", дип мөрәҗәгать иткән ул.
Аның мөрәҗәгатенә шундук Башкортстан мәгариф министрлыгы җавап биргән. Анда башкорт теле ата-аналар гаризасы белән укытыла ала диелә.
"Ата-аналар баланың теләге белән мәктәп тәкъдим иткән исемлектәге телне сайлау хокукына ия. Ата-аналар мөдир исеменә гариза яза һәм туган тел буларак урыс теле, башкорт, татар һәм башка телләрне яисә Башкортстанның дәүләт телен (башкорт теле) күрсәтә ала. Башкорт телен дәүләт теле буларак сайламаучыларга туган тел һәм әдәбиятны өйрәнергә мөмкин", диелгән министрлык җавабында.
- Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
- Шул ук елны Мәскәү басымы белән Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Моңа кадәр Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорадылар. Уфа районындагы мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә 0,5 сәгать бирелүе, шул рәвешле балаларның ана телләрен өйрәнүгә хокуклары бозылуы әйтелде.
- 2021 елда үткән җанисәпкә күрә, Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 млннан 1,27 млнга. Башкортстанда 940 мең 315 кеше башкорт телен белүен, шуларның 828 мең 328е телне куллануын белдергән.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум