Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Кама күперендә почта ташыган йөк машинасы белән юлчылар утырган "Газель" бәрелешкән


Ике машинага да ут капкан. "Бизнес Online" чыганагы әйтүенчә, "Газель"дә юлчылар булган һәм йөртүчедән тыш өч юлчы - ике ир-ат белән бер хатын-кыз да җәрәхәтләнгән, аларны  Чаллыдагы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткәннәр. Юлчылар ташыган машина тулысынча янып беткән дип яза басма.

Бүген, 25 сентябрь иртәсендә, Татарстанда М7 машина юлындагы Кама аша салынган күпердә почта ташучы Scania йөк машинасы туктап торган "Газель белән бәрелешкән. Ике машинага да ут капкан.

Татарстан эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, Чаллыга таба барган "Газель"нең ягулыгы беткән һәм ул күпердә туктап калган.

"Почта ташучы Scania машинасының йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган һәм юл читендә торган "Газель" белән бәрелешкән. Ике машинага да ут капкан", диелә хәбәрдә.

Машина йөртүчеләрнең берсен төрле дәрәҗәдә пешүләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

"Бизнес Online"ның Татарстан гадәттән тыш хәлләр идарәсендәге чыганагы әйтүенчә, "Газель"дә юлчылар булган һәм йөртүчедән тыш өч юлчы - ике ир-ат белән бер хатын-кыз да җәрәхәтләнгән, аларны Чаллыдагы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткәннәр. Юлчылар ташыган машина тулысынча янып беткән дип яза басма.

Шул ук вакытта һәлакәт аркасында Чаллы ягына таба барганда Алабугага кадәр зур тыгынлыклар барлыкка килүе әйтелә.

  • Татарстанда 2023 ел башыннан июль ахырына кадәр барлыгы 1807 юл һәлакәте булган, бу узган елгы шул ук чордан 71 һәлакәткә күбрәк. Ел башыннан республикада юл һәлакәтләрендә 135 татарстанлы үлгән.
  • Быел февраль башында Чаллыда ашыгыч ярдәм белән юл һәлакәтендә дүрт кеше җәрәхәтләнгән иде. Ашыгыч ярдәмне йөртүче тавыш сигналын кушып куймыйча светофорның кызыл утына чыккан, һәм җиңел машина белән бәрелешкән. Ашыгыч ярдәм машинасыында авырулар булмаган диелде.
  • Audi машинасын йөртүче - Love Radio-ның алып баручысы Александр Белоусов булган. Аны хастаханәгә алып киттеләр, аның тезе сынган һәм баш сөяге-баш мие имгәнгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG