WhatsApp мессенджеры Русия кулланучыларына каналлар ясарга рөхсәт итмәячәк. Бу хакта WhatsApp-ның хуҗасы Meta ширкәте вәкиленә сылтама белән The Moscow Times яза.
Мессенджер WA Channels каналлар сервисын Русиядә эшләтеп җибәрмәячәк.
"Якын арада Русия эчендә кулланучылар продукттан файдалана алмаячак", дип әйткән The Moscow Times әңгәмәдәшчесе. Башка илләрдә исә берничә атна эчендә мондый мөмкинлек булачак.
Элегрәк Русия хакимиятләре әгәр ил кулланучыларына каналлар ясарга мөмкинлек бирсә, WhatsApp-ны томалау белән янаган иде. Янәсе WhatsApp — Facebook яисә Instagram кебек — социаль челтәр түгел (гәрчә өчесе дә Meta ширкәтенә карый). Имеш, Meta ачык рәвештә таратылган мәгълүмат өчен җаваплы, ә менә шәхси язышуларда яисә төркемнәрдә барган аралашуга ул берничек тә тәэсир итә алмый.
- Былтыр 21 март көнне Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе Facebook, Instagram хуҗасы - Meta корпорациясен экстремистик дип таныды һәм Русиядә аны тыйды. Русиядә Facebook 4 мартта, Instagram исә 14 мартта томаланды. WhatsApp тыелмады. Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булган иде.
- Instagram РФ хакимиятләре тарафыннан экстремист дип табылса да, күпләр бу социаль челтәрдән баш тартмады, аны куллануны дәвам итә. Моны кайбер татар блогерлары да раслый.
- Русиядә Instagram тыелганнан соң, әлеге платформада акча эшләүче җырчылар һәм башка "йолдызлар" көнбатыш партнерларын, реклам бирүчеләрне югалтты. Кайбер эре ширкәтләр реклам бюджетларын өлешчә Telegram һәм "ВКонтакте" кебек челтәрләргә күчерде. Дәүләт медиалары, мәдәният оешмалары Instagramнан "киткән" иде, әмма соңгы айларда әлеге челтәргә "әйләнеп кайтучылар" да шактый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум